Тырышлык күрсәткәннәргә дәүләт ярдәме дә тия

Терлекчелектә җаваплы чор – кышлату бара. Хәзер инде маллар әлеге чор таләпләре нигезендә асрала, кышкы рацион буенча ашатыла. Әйтергә кирәк, агымдагы елда печән, игеннәр үсү өчен иң кирәкле вакытта яңгырларның яумавы нәтиҗәсендә, башка еллар белән чагыштырганда мал азыгы азрак күләмдә тупланды. Шулай булуга карамастан, район аграрийлары булганын әрәм итмичә, җитәрлек күләмдә сенажын, силосын, печәнен әзерләргә тырышты.

Иске Карагыш авылындагы “Йосыпов” крестьян-фермер хуҗалыгы малларны кышлатуга ныклы әзерлек белән керде. Елына күрә салам, печән җәйдән үк ферма янына өелеп, сенаж базларга салынды. 2009 елда 17 баш бозау белән үз эшен ачып җибәргән фермер бүгенге көндә 400 баш мал асрый, шуларның 138е савым сыеры.
– Әлегә сыерларның күпләре ташлатты, шуңа күрә савым да азайды. Җәйге чорда тәүлегенә 1200 тонна сөт савып, Калтасы сөт заводына тапшырып килдек. Алдагы ел уңышы өчен дә 500 гектар мәйданда җир туңга сөрелде, 300 гектарда арыш чәчелде. Малчылык тармагын үстерү һәм терлек башын арттыруда зур җаваплылык белән эш итәбез. Әлеге вакытта башмаклар ясалма орлыкландыру белән каплатыла, – ди фермер Дамир Йосыпов. Үрчем алу һәм аны саклау – мөгезле эре терлек көтүен арттыруга юнәлтелгән мөһим һәм җаваплы эш. Әле бинада быелгы 30 баш бозау бар. Аларны алты ай дәвамында алдынгы бозау караучы Фәнисә Баянова тәрбияли. Бозаулар бик теләп арпа фуражы, печән ашый, азык өстәмәләре алалар. Тиешле карау һәм дөрес ашату аркасында, бозауларның артымы да әйбәт. Савучы Гөлсәрия Даутова белән Ирина Муллаяровалар крестьян-фермер хуҗалыгы оешканнан башлап биредә эшлиләр. Аларның хезмәте белән сыерлар чиста, таза һәм зур табыш та бирәләр.
Фермерлыкны үстерү өчен төрле дәүләт программалары эшли. Агымдагы елда Дамир Шакирхан улы да шушы программаларда катнашып карарга теләк белдергән һәм “Гаилә фермасы” дәүләт программасы нигезендә грант алу бәхетенә ирешә. Хуҗалык башлыгы бу матди ярдәмгә кара-чуар токымлы маллар, автоматик саву җайланмасы, азык бирүче агрегат һәм МТЗ тракторы алачак, терлек торакларына тиешенчә ремонт эшләре башкарырга ниятли. Шулай булгач, киләчәктә дә авыл уңганнары өчен эш урыннары бар.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей