Тырышларга эш карышмый

Район үзәгеннән ерак урнашкан Вострецово авылында яшәүче  Тамара Зарипова “Агростартап” грантына ия булып, үз эшен башлап җибәрде. Элеккеге ташландык элеватор бинасын алып, ремонтлап, нәселле маллар асрау өчен абзарлар булдырылган. Шушында күптән түгел Пермь краеннан 47 баш герефорд токымлы нәселле таналар алып кайтканнар. Әлегә маллар карантинда.
– Минем 500 гектар җир мәйданым бар. Мал азыгы культуралары үстерәбез, техник базабыз да бар. Язга чыгу белән хуҗалыкка яңа Беларусь тракторы һәм яңа чапкыч та кайтачак. Грантны мал симертү өчен алдык, киләчәктә нәселле маллар үрчетергә ниятлим, – ди фермер.  
Тормыш иптәше Мөнәвәр – аның тугры ярдәмчесе. Өч кызлары күптән үзаллы яши, уллары хәрби училищены тәмамлый, ә төпчек кызлары 10нчы сыйныфта белем ала. Бу гаиләнең тормышларына шатлык өстәп, оныклары да үсеп килә. Тамара һәм Мөнәвәр Зариповлар тормышта булган төрле хәлләрне көлеп искә ала. Аларның көр күңеллелеге, эшсөярлеге, оптимист булуына хәйран калырлык. 
– Мин – авыл малае. Әти-әнием дә гомер буе колхозда тир түктеләр. Фермерлык белән шөгыльләнүем акча өчен генә түгел, ә күңел таләбе ул. Җирне яратам һәм аны ташларга җыенмыйм, – ди гаилә башлыгы. Зариповлар маллар кайтуга кыш ашатып чыгарлык азык та әзерләгәннәр. 700 рулон печән ферма янындагы абзар эченә кертеп өелгән, фураж да җитәрлек күләмдә әзер. Биредә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырылгач, ике кешегә эш урыны да булдырылган. Әлеге хуҗалыкта бер механизатор һәм бер терлекче көч сала. Эш хакы да авыл җирендә ярыйсы– көне мең сум белән исәпләнеп бара.
Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей