Тырышлар хуҗалык терәге

Хуҗалыкларда үз эшләренең чын осталары белән очрашып һөнәр нечкәлекләре хакында сорашканда аларга зур соклану белән карыйм. Кузбай авылындагы “Хәмитҗанова” крестьян-фермер хуҗалыгында савучы булып эшләүче Калтасы районыннан Флүзә Бәдертдинова әти-әнисе, әби-бабалары хезмәтенә тугры калган. Әти-әнисе гомерләре буена терлекчелектә хезмәт куйганнар аның. Үз вакытында икесе дә авылның менә дигән данлыклы терлекчеләре булганнар. Бу асыл сыйфатларны балалары күңелендә тәрбияли алулары белән дә бәхетле алар.

Флүзә башлангыч сыйныфларда ук әнисенә ияреп фермага йөри. Балачактан ук алган күнекмә онытылмый диюләре хак шул. Флүзә дә бу хезмәтне үз итә. Иң сөенечлесе, ул һәрвакыт хезмәтен белеп, яратып, тәм белән башкара. Терлекче хезмәте нинди җаваплы хезмәт булуын яхшы белә ул, чөнки таналарны машина белән савуга ияләштерү өчен күп көч, тырышлык куярга кирәк. Билгеле инде эштә тәвәккәллек, маллар белән ягымлы аралашуның да әһәмияте зур. Фермада бер савымчының сыер саварга кершекәнче аны иркәләмәсәң, назлап сыйпамасаң, сөтен һич кенә дә бирми диюе истә калган. Әнә шулай терлекләрнең характерларына да төшенергә кирәк шул.
Флүзә Бәдертдинова бу көннәрдә фермада мул продукция җитештерү буенча алдынгылар рәтендә. Аның эшеннән хуҗалык җитәкчесе Ләйсән Хәмитҗанова да тик канәгатьлек кенә белдерә.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей