Твои люди село! ШАРЛЫК УРАМЫНЫҢ АК ӘБИЛӘРЕ

Аларның барысын да  Салават ис. колхозда хезмәт эшчәнлеге берләштерә. Лаеклы ялга чыкканчы сарыкчылык фермасында сарык караучылар булып эшләгәннәр. Һәрберсенең 40 ел һәм аннан да күбрәк стажы бар...

Һәр кешенең үзенең яраткан җир почмагы, аның кече Ватаны – туган һәм үскән, күңелле тәэсирләр һәм истәлекләр белән бәйле урыны бар. Биредә минем бабам һәм әбием, әти-әнием, абыем һәм апаларым туган һәм үскән. Монда мин тудым һәм беренче адымнарымны ясадым, монда минем йортым һәм дусларым. Шарлык кечкенә генә урам булса да, анда һәрвакытта да таянырга мөмкин булган игелекле, ярдәмчел кешеләр яши.  Минем урамым яхшы кешеләре белән генә дан тотып калмый, ул матур урында да урнашкан, аны таулар, урманнар һәм Рә елгасы чолгап алган. Матур каен һәм ылыслы токымнар белән бизәлгән ачык һәм күп төстәге табигать... Кеше тормышындагы иң якты нур, җан сөенече, илаһи хис. Сөйгәнеңә, газиз балаңа, кадерле әти-әниеңә, туган җиреңә мәхәббәт...

Тормышыбыз матур һәм искиткеч, һәм ул безгә бер тапкыр бирелә. Бала дөньяга килгәч, барысы да аңа озын һәм бәхетле тормыш тели. Тик шулай була, кемдер яшьләй китә, икенчеләре озаграк яши, өченчеләре – тирән бәхетле картлыкка кадәр... Минем урамда да шундый озын гомерле ак әбиләр бар.

Иң өлкәннәренә быел 88 яшь тула. Бу Шәрипова Бибиҗан Гомәр кызы (27 августта туган) һәм Габдуллина Галимә Фәрдетдин кызы (30 декабрь). Сәйфетдинова Минниса Хәбиб кызына 12 сентябрьдә 84 яшь тула, ә Харисова Зәйтүнә Гали кызы 3 февральдә үзенең 80 яшен билгеләп үтте.

Алар үзләренчә һәрберсе уникаль кешеләр, һәркайсы кабатланмас, кызыклы һәм озын гомер кичергән.

***

Б.Г.Шәрипова гомер буе эштә булды һәм бүген дә эшсез утырмый. Бибиҗан апа искиткеч әни, яраткан әби, кайгыртучан картәби – бу хатын-кызның иң төп титуллары, чөнки аның тугыз оныгы һәм унбер оныкчыгы бар!

Сөйләшүгә кызы Фәридә Ильяс кызы Фәсхетдинова кушыла:

– Әнием яшь әле: күзлексез укый, оекбашлар бәйли, өйдә дә булыша, оныкларын да караша.

Мин озак яшим, – дип дәвам итә әби. Һәм үземне белә беләгәннән бирле эштә. Ә башкача нишләргә? Мин Түбән Карамалы авылында тудым. Миңа 10 яшь булганда, Ярмәкәй авылына күчтек. Үсеп җитүгә, әти-әнигә ярдәм итә башладым, аннары Ильяс Исмәгыйль улына кияүгә чыктым. Без яңа тормыш төзи башладык. Зур, тату гаилә булсын дип теләдем, шуңа күрә һәр балама: улым Илдар, ике кызым Фәридә һәм Илгизә дөньяга килүенә шатландым. Йорт салдык, балалар үстердек, колхозда эшләдек.  Ни кызганыч, ирем иртә китте, 36 ел элек вафат булды. Хәзер улым һәм киленем Нәзирә белән яшим, янәшәмдә кызым Фәридә һәм киявем Әхнәф. Мин балаларга бик рәхмәт-ле.  Икенче кызым гаиләсе белән Октябрьский шәһәрендә яши, алар еш кына киявем Салават белән мине кунакка алып китәләр.  Озын  гомер бирде Ходай, бәхетле тормыш, – дип елмая Бибиҗан апа.

 

***

Галимә Габдуллина гомерен Габделбарый Заһит улы белән бәйли. Әллә каян балкып утырган уңайлы йорт, матурлап эшләнгән тәрәз капкачлары, бакча. Төрле эш аларның эшче кулларында тиз һәм җиренә җиткереп эшләнә. Шатлык-борчулар, эш-мәшәкать белән  үрелеп бара гаилә тормышлары. Гаиләдә тупырдап, сау-сәламәт булып дүрт нарасый үсә: уллары Әскать һәм Нәфкать, кызлары Лилия һәм Гүзәлия. Еллар үтте. Шатлык тулы ак көннәр дөм караңгы-кара төннәргә әйләнделәр. Дөнья дигәнең гел аклыктан-сафлыктан гына торадыр ахры, дип, шатланып-куанып яшәгән ханымга тормыш үзенең кара якларын күрсәтә. Гаилә башлыгы 2002 елда бакыйлыкка китә...

Балалары хакына олы күңелле, булдыклы, аларга ышанычлы терәк икәнлекне тойдыручы-аңлатучы ана булды ул. Балаларның  хәзер үз тормышы, үз гаиләләре.  Галимә апа  бүгенге көндә аларның һәм биш оныгының уңышларына сөенеп, кече кызы Гүзәлия белән  яши. Бу тату гаилә һәр эшне, шатлыкны һәм хәсрәтне бергә бүлешә. Галимә әбидә тормыш материалы да күп, тел байлыгы да зур. Һәр сүзнең тәмен белеп, аны төрледән-төрле мәгънәгә төреп бирү осталыгы сокландыргыч. Ихтирамга, хөрмәткә лаеклы өлкән кеше.

 

***

Минниса апа, Иске Шах авылында туып-үскән, әмма менә 60 ел инде шушы урамда яши. Почтада монтер булып эшләгән Рәис Фазлетдин улына кияүгә чыккач, алар да, барысы кебек үк, үз хуҗалыкларын төзиләр. Тиздән бер-бер артлы кызлары Әнисә, Зилия, Римма туа. 

“Мине бианам күп эшкә өйрәтте, бик уңган хатын иде. Без аның белән бергә 36 ел тату яшәдек, –  дип  искә ала Минниса апа кайнанасын Хаҗәр әбине. – Туганнар, күршеләр белән һәрвакыт дус яшибез, алтын, яхшы кияүләрем бар, – дип тә өсти”.

Тормыш хезмәттә, балаларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән гаилә мәшәкать-ләрендә уза.  Әлбәттә, аларның тормышлары ак юллардан гына тормаган, әмма алар язмыш әзерләгән барлык сынауларны, авырлыкларны уза алдылар, лаеклы балалар үстерделәр.  Кызганычка каршы, беркемнең дә бәхете һәрвакыт тулы булмый шул. Күп вакыт аның бер чите китек була. Каты авыру 2000 елда газиз ирен  алып китә...

Башка авыл хатын-кызлары кебек үк, Минниса Хәбиб кызы эшсөючән һәм тыйнак, аның йортында һәрвакыт чисталык, пөхтәлек, һәм ниндидер аерым бер кунакчыл мөхит. Ә аңа кадерле булган кешеләрен һәрвакыт өстәлдә камыр ашлары көтеп тора. Кызлары гаиләләре белән хәзер Себердә яши. Минниса апа якын кешеләренең мәхәббәтен һәм игътибарын күреп яши. Аның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Һәм һәркем яраткан әбисен күрергә ашыга, гел янына кайтып торалар, ул да аларга кунакка баргалый.  Тормыш дәвам итә.

 

***

Зәйтүнә Харисова язмышын Газизов Әхсән Мөсифулла улы белән бәйли, менә 45 ел инде алар бергә тату һәм хөрмәттә яшиләр. Быел аларның сапфир туйлары.   Гаилә башлыгы электрчы һөнәренә 35 елдан артык гомерен багышлаган.  Без, өч кызы, алты оныгы, ике оныкчыгы алар белән горурланабыз: алар безнең өчен үрнәк булып торалар.  Форсаттан файдаланып, әниебезне юбилее белән тагын бер тапкыр котлап үтәсе  килә. Бу дөньяда синнән дә көчле рухлы кеше юктыр, алдыңда нинди генә кыенлыклар туса да, бирешмәдең, һәрвакыт сабыр, тырыш булдың. Әтиебез белән бергә  безгә  дөрес тәрбия бирде-гез, кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстердегез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!

– Тәүлекнең кайсы вакытында булса да өстәлдә пирожкилар, коймак-тәбикмәкләр, үз кулы белән ясалган мантый, пилмәннәр. – Ә кара карлыган, урман җиләгеннән үзе кайнаткан кайнатмалары телеңне йотарлык. Шундый алтын куллы, кунакчыл кеше инде ул. Кешеләргә ачык йөзле, киң күңелле, кешелекле, эчкерсез, ярдәмчел шәхес ул, ә йөрәге һәркемгә авыр вакытта ачык. Яхшылык һәм кеше хәленә керә белү – менә шундый сыйфатларга ия ул минем килендәшем – дип өсти Рәмзия апа Газизова.

Күп, авыр эшләдек,  

әмма  тату булдык

Бу хатын-кызларның куллары өй эшләренә генә күнекмәгән. Һәркем көн саен таң беленер беленмәс торуларга, катлаулы шартларга, нормалашты-рылмаган эш көненә, фермада авыр кул хезмәтен түзәргә сәләтле түгел.

...Кыш көне сарыклар карадык, һәрберебез 100әр баш һәм аннан да күбрәк, аларны (күпме печән, сенаж, фураж) ашаттырга кирәк иде, котельныйдан җылы су ташып эчерергә, ә бәрәннәр тугач, күпләрен шешәдән эчертә идек. Җәй көне сарыкларның йонын алырга, язын тирес түгергә, чистартырга, терлекчелек биналарын сыларга, агартырга кирәк иде... Бөтен гомерне эшкә багышладык, төрле эшкә тотындык, дип искә ала ветераннар. – Төп һөнәр – сарык караучы, тик күпләр кебек үк, чөгендерен дә утадык, салам да эскертләдек, терлекләр өчен азык та хәзерләдек... 

80нче еллар ахырында бәрәннәр өчен яңа ферма, биналар төзелде, тулы бер комплекс торгызылды. Анда эшләгән кешеләр хуҗалыкның икътисади куәтен ныгытуга, тулаем терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертте. Шуннан бирле күп еллар үтте. Хәзер, бу сарыкчылык фермасыннан эз дә калмады. Хөрмәтле хезмәт ветераннары бүген тормыш тамырдан үзгәрде, дип зарлана. Авыл хуҗалыгы таралды, элек эшкәртелгән басуларда урман үсә. Бу озак еллар туган җирендә эшләгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәнен борчымый булдыра алмый.  “Тормыш кызыклы, бай эчтәлекле узды, күп кенә һәм нәтиҗәле эшләсәк тә, авылда һәрвакыт дус, күңелле ял да итә белдек, – дип искә алалар. – Бер гаилә булып, шатлык-куанычларны да, кайгыны да уртаклашып яшәдек. Тәртип тә күбрәк иде, һәр кеше хезмәт белән данланды, барысы да тигез иде. Хәзер һәркем үзенчә, үзе өчен яши”.      

Аларның хикәяләрендә, хезмәт эшчәнлеге турындагы хатирәләрендә авыр шартларда эшләүләре, кайчакта зур сабырлык, хезмәт сөючәнлек, ныклык күрсәтеп, туган җиргә, крестьян хезмәтенә тугрылыкларын саклап калулары да бар.

 

 Яшибез әле,

яшибез...

 Еллар хезмәттә һәм мәшәкатьләрдә узган, әмма бүген дә  авыруларга бирешмиләр. Уңай, кунакчыл һәм аралашучан кешеләр булып калалар. Тормыш чыныгуы һәм рухи көч аларга 100 еллык юбилейларына кадәр дә яшәргә мөмкинлек бирер дип өметләнәм.   Мин аларга исәнлек-саулык, озын гомер, шатлыклар телим! Һәр туган көн көч биреп торсын.  Туган җирендә сабыр, тырыш, уңган, шәфкатьле булып яши белгән ак әбиләр – яшьләргә үрнәк. Ныклы сәламәтлек, рух көче һәм кайгы-хәсрәтсез озын гомер сезгә, хөрмәтле ветераннар. Ә шәхсән үземнән – сезнең белән сокланам һәм баш иям!

 https://erm-news-t.rbsmi.ru/articles/common_material/Sharlik-uramini-ak-...

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей