Туймазы элеваторы 90 еллыгын билгеләде

1928 елда Туймазы станциясендә зур булмаган агач элеватор төзелә. Аның биләмәсе һәм складлары динамомашина ярдәмендә яктыртыла. Тагын берничә ашлык склады ул вакытта Икмәкле дип аталган урамда урнаша.

Беренче икмәк кабул итү үзәген бирегә гаиләләре белән килгән 15 төзүче төзи. Алар моннан ерак түгел урнашкан баракларда яши.
Элеваторның икенче, иркенрәк складын ун елдан соң төзиләр. Сугыш елларында урак чорында ашлык төялгән машиналар бирегә тәүлек әйләнәсенә килә диярлек.
Элеватор тимер юл белән янәшә урнаша. Бервакыт бу тискәре йогынты ясый. 1947 елда паровоз миченнән чыккан очкын янгынга сәбәпче була. Барлык биналар диярлек утырып яна. Әмма бер өлеш ашлык җир асты бункерларында саклану сәбәпле исән кала.
1948 елда бетон һәм кирпечтән тегермәнле яңа элеватор сала башлыйлар. Аны 1953 елда сафка тапшыралар. Җыю һәм эшләтеп җибәрү эшенә ашлык кабул итү үзәге начальнигы Василий Васильевич Осипов җитәкчелек итә.
Шул ук дәвердә монда катнашазык җитештерә башлыйлар. 11 мең тонна сыйдырышлы силос корпусы, яңа контора (бүген биредә орлык инспекциясе урнашкан) төзиләр. 1968 елда бодай кабул итү, саклау һәм төяп озату өчен яңа бина төзелә. Эшчеләр өчен дә торак салына: тоннельдән берничә метр читтә тулай торак барлыкка килә, аннары бараклар пәйда була.
80нче “икмәкле” елларда элеваторның өч участогында 200ләп кеше хезмәт сала. Казагыстанның күтәрелгән чирәм җирләреннән килгән ашлыкны исәпкә алып, элеватор бураларының тулышы 60 мең тоннага җитә. Ашлыкка яңа контроль технологияләренә ия заманча лаборотория барлыкка килә.
Бүген элеватор “Консалтситигруп” җәмгыятенә карый. Бу илебезнең зур партнёр-трейдерлары, Европа илләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән эшләүче көйләнгән логистикалы, сыйфатлы орлык кабул итү үзәге булган заманча предприятие.
– Без күп төрле бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны саклау, чистарту эшендә махсуслашабыз, – дип сөйли предприятие директоры Максим Агличев. – Ел саен 30 мең тонна ашлык кабул итәбез, шуның 70 проценты Туймазы хуҗалыклары уңышы, калганы Башкортстанның башка районнарыннан килә. Иген уңган елларда саклыкка 43 мең тоннагача ашлык салына.
Соңгы елларда без яңа үрнәк алу, ашлыкны тиз арада тикшерү җиһазы сатып алдык. Лаборатория җиһазын тулысынча диярлек яңарттык. Барлык складлар һәм элеватор бинасына җентекле ремонт ясалды. Янгын кисәтү системасы, вентиляция, газ җиһазын яңарту эшен төгәлләдек. Хәзер электр челтәрләре һәм энергия үзәкләренә җентекле ремонт үткәрәбез.

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей