Туклыклы азык – терлекчелекнең нигезе

Җәйге чор – сөт кенә түгел, ит, йон, бал алу өчен менә дигән мөмкинлек. “Чанаңны җәй көне әзерлә” диләр, шуңа күрә күпме һәм ни дәрәҗәдә сыйфатлы азык хәзерләүдән терлекләрнең нинди продукт бирүенә бәйле.  Әлегә печән һәм сенаж әзерләүнең актив фазасыннан тыш, авыл хуҗалыгы терлекләрен асрау һәм ашату чоры да дәвам итә. Май аеннан октябрьгә кадәр чорда терлекләрнең генетик потенциалы ачыла. Көтүлек чорында гемоглобин күтәрелә. Мал организмында каротин туплана, ул яшел азык белән кергән А витамины белән синтезлана.
Кызганычка каршы, җәй көне хайваннарны көтүлекләрдә тотарга киңәш ителсә дә, табигый көтүлекләр туклыклы түгел, шуңа күрә клевер, люцерна кулланып, кыяклы-кузаклы үләннәрнең  көтүлекләрен кулланырга яки өстәмә тукландыру оештырырга кирәк. Елның кояшлы вакытында Д витамины синтезлана, бу барлык авыл хуҗалыгы хайваннарының сәламәтлеген ныгытуда яхшы роль уйный. Малларны көткәндә бер урыннан икенчесенә күчәргә мөмкин булсын өчен, чирәм янә үсә алсын өчен чиратны сакларга кирәк. Уртача алганда, мөгезле эре терлекләр тәүлегенә 50 килограммга  кадәр яшел масса ашый. Шуңа күрә үләнне таптату  булмасын өчен, маллар 200 баштан да артмаска тиеш. Җәйге чорда сыердан еллык савымның 50 процентын һәм яшь терлекләрдән максималь үсеш алалар. Үсемлекләрнең өлгерү фазасы арту белән клетчатка,  коры матдә дәрәҗәсе күтәрелә һәм протеин, шикәр, каротин, витаминнар микъдары кими. Масса бар кебек, ә туклыклылыгы юк. Шуңа күрә көтүлекләрне чиратлаштырырга кирәк. Ә сенаж әзерләгәндә кузаклы культуралардан булган люцерна, клевер, кәҗә үләнен бутонлашу фазасында, ә кыяклылардан  тимофеевка, костерка үләнен трубкаланган чорында һәм башакланганда җыялар. Монда күләм  түгел, туклыклылык югары булырга тиеш. Агымдагы елда икенче чабымны да алырга мөмкин. 
Терлекчелектә продукцияне җитештерү генә түгел, авыл хуҗалыгы терлекләренең, бигрәк тә яшь терлекләрнең сакланышы турында да онытмаска кирәк. Шуңа күрә малларны яңгырдан соң һәм иртә белән чык төшкәндә кузаклы культуралар үскән җиргә чыгарырга ярамый. Чөнки кузаклы культуралар терлек организмында газлар барлыкка китерә. Мондый очракта хайваннарга су эчерү  киңәш ителми.  Мөгезле эре терлек тәүлеккә  65 литр, бозаулар – 10-12 литр, атлар – 45-50 литр, сарыклар, кәҗәләр  8 литр су эчә. Шуңа күрә маллар алдыннан чиста, саф суны өзәргә ярамый. Су шулай ук эссе вакытта хайваннарны кояш сугудан саклый. 
Сыерның  тозга ихтыяҗы тәүлегенә 120 граммга кадәр җитә. Шуңа күрә тозны концентрат катнашмада өстәргә яки тоз брикетлары кулланырга  кирәк.
Туклыклы ашату – ул нигез. Чөнки терлекне ничек ашату - аның күпме ит һәм сөт бирәчәгенә бәйле.
Ленар Баһауов, авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей