Тук бөртекләр яхшы шытым бирсен

Азат Заһиров – берничә ел рәттән инде шушы "Колос" хуҗалыгында алдынгылыкны бирми эшләүче механизатор. Аның тырышлыгы белән күпме басулар эшкәртелеп, җир куенына орлык салынган. Әлеге вакытта ул БТЗ – 246 тракторында, чәчкеч агрегаты тагып, Яңа Мостафа авылы янындагы басуны иңли. 
– Егетләр тырыш, һәркайсы үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, бөтен булмышы белән эшли. Мөһим агротехник алымнар төгәл үтәлеп, чәчүне оптималь вакыт эчендә тәмамларга тырышабыз, барлык шартлар да тудырылган, – ди хуҗалык җитәкчесе Камил Галиев.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей