ТУГАН ЯГЫМ-СИН МИНЕМ ТЕРЕ ТАРИХЫМ

Туган җир,туган туфрак,туган нигез. Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге ,кадерле нәрсәләрне аңлата. Туган як һәркем өчен  бишектән,әти-әни нигезеннән башлана. Кеше кайда гына булмасын ,нинди генә урыннарны күреп сокланмасын,аның күңелен һәрвакыт газиз җире,туган нигезе үзенә тарта.Туган җирне һәркем үзенчә ярата,аның тарихын өйрәнә,сакларга тырыша.

Ватанны ,туган якны ярату,анын белән горурлану максатында  үткән атнада  Иске Калмаш авылы модельле китапханәсендә ,”Милли мирас” крайны өйрәнү музеенда  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  өчен чара оештырылды.Очрашу сәгате  М.Матусовскийның “Туган ил кайдан башлана “ җырын тыңлаудан башланды.Китапханәче Зөлфия Сәбгыянова балаларны  Иске Калмаш авылының кайчан барлыкка килүе,аның тарихы һәм беренче урам, йортлары турындагы кызыклы мәгълүматларны  җиткерде.Авылның матур табигате ,истәлекле урыннары,һәйкәлләре,күренекле кешеләре белән балалар видеоязма аша да таныштылар. “Мин яшәгән авыл” дип аталган видео прогулка нәниләргә бик ошады.Гомумән,авыл мәдәният йорты мөдире Динара Мостафина һәм  модельле китапханә мөдире Зөлфия Сәбгыянова оештырган әлеге чара мавыктыргыч һәм әһәмиятле булды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей