Туган авылында фермер булып данлана

Авылдагы фермер – даими кеше. Нәкъ менә даими яшәү, эшли белү, авылны үстерү – Бигәнәй авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенең тормыш мәгънәсе. Моңарчы илебезнең төрле төбәкләрендә вахта белән китеп эшләп йөргән Динарик 2014 елда туган авылына кайта һәм анда үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештыра.

Һәм 2015 елда ул “Яңа эш башлаучы фермер” программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен грант ала. Бүгенге көндә Шакировлар хуҗалыгы бөртекле культуралар үстерү, мөгезле эре терлек үрчетү һәм сөт җитештерү белән уңышлы шөгыльләнә. Хуҗалык 263 гектар чәчүлек мәйданына ия, аннан быел 3866 центнер бөртекле культуралар алынган, уңдырышлылык бер гектардан 14,7 центнер чыккан. Малчылык тармагы да уңышлы эшләп килә. Мөгезле эре терлек саны 93 баш тәшкил итә, шуларның 85е – савым сыерлары. Бер сыердан уртача савым көнгә 20 килограмм тәшкил итә. Шакировлар фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт район кибетләрендә сатыла. Басучылык һәм малчылык тармагын янәшә алып барганда гына хуҗалыкта зур табыш алып була. Шуңа күрә куәтле, яңа техника да аз кирәкми. Быел хуҗалыкка Беларус-82 тракторы сатып алынган. Уңган фермер, тормыш иптәше Лариса белән хуҗалыкта зур ярдәмчеләр булган ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бу гаиләдә бөтен эш тә бергә башкарыла. Бер эштән чирканып торучы юк, кирәк чакта савучы, механизатор, электрик, водитель дә булырга туры килә аларга. Менә шушы тырышлыгы һәм уңганлыгы өчен быел Динарик Назир улы БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Киләчәктә фермер хуҗалыгын үстерүдә тагын да югарырак уңышларга ирешеүен телибез.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей