ТОРМЫШ ЮЛЫ ЮККА ҮТЕЛМӘГӘН

Үрнәк авылында гомер кичерүче  Бөек Ватан  сугышы чорында тылда Җиңү көнен якынайту хакына үсмер генә көенчә хезмәт салган ветеран Сәвия Идиятулла кызы Әрдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Туган көнендә авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова белән биләмәнең ветераннар советы рәисе Зәйтүн Әхмәтшин хөрмәтле ветеранны йортына барып тәбрик иттеләр, юбилее уңаеннан Русия Президенты В.В.Путинның, муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеевның  котлау открыткаларын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Туганнары һәм якыннары арасында үткән шушы бәйрәм чарасында Сәвия Идиятулла кызы үзенең  тормышы, хезмәт еллары турында хатирәләре белән уртаклашты, кунакларга игътибарлары һәм хәстәрлекләре өчен  ихлас рәхмәт җиткерде. Бүгенге тормышыбзның  нинди сынаулар  аша яулап  алынуын  һәрчак хәтердә тотарга чакырып, ул яшь буын вәкилләренә тырыш хезмәт белән яшәүнең өстенлекле икәнлеген дәлилләде, һәммәсенә дә  ихлас киңәшләрен, изге теләкләрен  җиткерде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей