Токымчылык эшчәнлеге – игътибар үзәгендә

Агросәнәгать комплексында күп нәрсәләр һәрдаим үзгәреп тора, шуңа күрә заман белән бергә атларга һәм яңа тормыш шартларына җайлашырга кирәк. Якын киләчәктә республикабызда токымчылык  эшчәлеген стратегик яктан дөрес итеп оештыру авыл хуҗалыгының мөһим чараларының берсе булып тора.

Шуны исәпкә алып 11 декабрьдә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында токымлы терлекчелекне үстерү переспективаларына багышланган киңәшмә узды. Әлеге чарада Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм токымчылык эшчәнлеге департаменты директоры урынбасары Галина Сафина һәм “Авыл хуҗалыгы малларын үрчетү буенча баш үзәк” акционерлар җәмгыятенең технологы Нина Комбарова катнашты.

Икенче көнне Мәскәү кунаклары БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Гомәров, токымчылык эшчәнлеге буенча бүлек җитәкчесе Эльвира Сабирова белән республикабыз төбәкләре буйлап эшлекле сәфәргә кузгалды. Алар район мәдәният йортының киңәшмәләр залында урындагы токымчылык хуҗалыкларының зоотехния хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар үткәрде.

Галина Сафина үз чыгышында токымчылык эшчәнлеген алып баруның җиңел һәм һәрвакытта да табышлы түгеллеген ассызыклады, шуңа күрә дә токымчылык эшчәнлеге алып баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү юллары белән таныштырды. Эшлекле очрашуда шулай ук заманча тенденцияләр, яхшы токымлы терлекләрне инвентаризацияләү, терлекчелектә генетик ресурслар турында фикер алыштылар. Аннары кунаклар Уйбулат авылындагы товарлыклы-сөтчелек  комплексында булдылар һәм «Селэкс» селекция-токымчылык эшчәнлеге эше белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын куллану һәм яшь үрчемне асрау шартлары белән таныштылар.

Районыбыз терлекчеләре өчен бу семинар бик фәһемле узды. Алар һәр яңалыкны тиз арада үзләштереп, хезмәт урыннарында куллана башларга тиешлеген яхшы аңлый. Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең төп бурычы – ул, әлбәттә,үсеш перспективаларын планлаштырып, нәтиҗәле эшләү, җаваплылык булу һәм бары тик алга омтылып!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей