Төгәллелек – аның юлдашы

Хисапчылар иң төгәл, иң җаваплы һөнәр ияләренең берсе. Чөнки саннар арасында ялгыш куйган өтер дә күп күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бүгенге мәкаләмнең герое Әлфия Латыйпова әлеге катлаулы, җаваплылык һәм игътибарлылык таләп иткән һөнәрне 30 елдан артык башкара.

Әлфия Бәләкәй Бадрак авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Тату гаиләдә хезмәт сөеп үскән кыз кечкенәдән үк төгәллекне ярата, һәрнәрсәгә җаваплы карый. Зур Бадрак урта мәктәбен тик яхшы билгеләренә тәмамлаган Әлфия, укуны кайда дәвам итәргә дип икеләнеп тормый, Благовещенск һөнәрчелек училищесына бара. 1985 елда хезмәт юлын урындагы Ленин исемендәге колхозда хисапчы булып башлый һәм бүгенгәчә биредә дәвам итә.
Әлфия Рифкат кызы коллективта беренче көннән үк үзенең белемле, игътибарлы, сабыр холыклы, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре арасында абруй казана. Хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан да аның адресына һәрвакыт тик мактау сүзләре юллана. Узган гасырның 90нчы елларындагы үзгәртеп корулар чорында күп кенә колхозлар таркалды. Ленин исемендәге колхоз кризистан чыгу өчен икътисади-финанс эшчәнлекне дөрес оештыра, анализлый, нәтиҗәдә күбрәк продукция алуга ирешә. Бүгенге көндә ул басучылык һәм терлекчелек продуктлары – сөт, ит, ашлык, мал азыгы культураларын җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче үсеш алган авыл хуҗалыгы предприятиесе. Әлбәттә, бу уңышлар артында үз эшен биш бармагы кебек белгән, төгәл, таләпчән, иң мөһиме, һәрвакыт яңалыкка омтылучы бухгалтер Әлфия Латыйпованың тырыш хезмәте дә бар.
Соңгы елларда бухгалтерлык исәп-хисабы катлауланганнан-катлаулана, заман белән бергә үзгәреш кичерә, отчет төрләре арта. Димәк, бухгалтердан һәрдаим игътибарлылык, яңалыкларны башлап өйрәнү, белеп куллану, тынгысыз хезмәт таләп ителә. Менә шундый эшләрне башкара алганы һәм тыйнак, тәртипле булганы өчен дә районда аны ихтирам итәләр. Һәр тармакта тәртип булдыруга, бухгалтериягә эшкә килгән яшь кадрларны исәп-хисап серенә, документлар белән эшләргә өйрәтүгә бар осталыгын сала Әлфия ханым.
“Әлбәттә, мин 30 ел элек эшли башлаган бухгалтер хезмәте белән бүгенгесен чагыштыра торган түгел. Ул вакытта кул белән исәпләү иде, хәзер бар саннар компьютерда. Бу тармакта нинди генә яңа программалар кертелми. Нәтиҗәле эшлим дисәң, заманнан һич тә артта калырга ярамый, шуңа күрә аларны өйрәнеп бару – безнең бурычыбыз. Саннар исәпләү генә түгел, законнарны да яхшы белергә кирәк безнең эштә. Без үзара хезмәттәшлек итә торган салым, пенсия фонды органнарында үзгәрешләр булып кына тора”, – ди Әлфия Латыйпова.
Әлфия ханым шәхси тормышында да бәхетле. Бүгенге көндә балалары гаилә корып, Уфа шәһәрендә үзаллы тормыш белән яши. Алар төп йортта һәрвакыт көтеп алынган кунак.
Әйе, хисапчы эше ул коры саннар гына түгел, аны күңел биреп башкарганда, төгәл һәм җаваплы булганда гына көткән нәтиҗәгә ирешергә була. Әлфия Латыйпова нәкъ менә шушы сыйфатларны хезмәтендә гомерлек юлдаш итеп сайлаган да инде.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей