Тирә-юньнең матурлыгы үзебездән тора

Беркем дә ямьсез, чүпкә баткан җирдә яшәргә теләми. Авылларыбызның матурлыгы, төзеклеге, чисталыгы аларда яшәүчеләрнең үзләреннән тора. Безнең Таңатар авыл биләмәсенә караган барлык авылларда да иртә яздан кара көзгәчә төзекләндерү, чистарту өмәләре даими оештырылып тора. 
Биләмә территориясендә тугыз зират булып, аларның һәркайсысында чистарту өмәләре башкарылды: агачлары киселде, чүп үләннәре чабылды. Бу эшләрдә авыл халкы гына түгел, шушында туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар да актив катнаша. Шушы көннәрдә генә Таңатар, Сәет Көрҗә авыллары зиратлары чираттагы тапкыр чабылды, тазартылды. Сәет Көрҗә авылы Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, җиңү яулады. Димәк, республика бюджетыннан матди ярдәм булачак. Зиратның коймаларын яңарту эшләре башланганчы әлеге вакытта әзерлек эшләре алып барабыз. 
Беркемгә дә сер түгел, хәзерге вакытта авылларда тормаган йортлар бик күп. Күбесенең хуҗалары читтә яши. Әмма бездә бу эш тә җайга салынган дияргә була. Шул йортларның хуҗаларын табып, алар белән бәйләнешкә керәбез, күпләре кайтып, туган нигезләрен тәртипкә керетеп китә. 
Юл буйларындагы тигәнәк, әрем, кечерткән кебек һ.б. үсемлекләр гадәттә авылларга кергән урыннарны ямьсезли. Бу яктан да безнең мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә, авыл советы авыл биләмәсендә эшләүчеләр, ветеринар бергә җыелып, юл буйларын чабарга чыга. Быелгы елда чүп үләннәре мул, шуңа да бу эш даими башкарылып тора. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары ташлый торган контейнерлар мәйданчыклары, Бөек Ватан сугышы  яугирләренә багышлап куелган обелисклар, янгын пирслары әйләнә-тирәләре чистартылып, тәртиптә тотыла. Учреждениеләр урнашкан биналар алларында чәчкәлекләр бар. 
Мондый тазарту, чүп үләннәрен чабу кебек өмәләрне һәр авылда старосталар яхшы оештыра. Мәсәлән, Сәет Көрҗә һәм Иске Көрҗә авыллары старостасы Рәлиф Солтангалиев һәрвакытта да шушы вазыйфасына җаваплы карый торганнардан. Аның активлыгына авыл халкы да теләп кушыла. 
Таңатар авылы мәчетенә йөргән ир-егетләрне дә аерым телгә алмый мөмкин түгел. Мәчет яны территориясендә бер тапкыр да чүп үсеп утырганы юк, чөнки алар бу урынны даими чабып, тазартып торалар. 
Яңа Шилек, Дәүләкән авылларында бүгенге көндә кеше бик аз яши, аеруча анда олы кешеләр. Әмма бу авылларның зиратлары һәрвакыт авылдашларның игътибар үзәгендә тора. Бәйрәмнәргә, ялларга кайтып, мәңгелек йортны тазартып торалар. Андый кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк. 
Сәет Көрҗә авылында яңа мәчет төзелә башлады. Авыл кешеләре мәчет яны территориясен чисталыкта тотарга тырыша. Шәхси эшкуар Динар Гыйльметдинов шушы мәчет төзелешенә уңайлы булсын дип керү юлын эшләп бирде. Шулай ук ул җәй башы белән авыллардагы бөтен урамнарны грейдер белән тигезләде. 
Иске Көрҗә, Сәет Көрҗә авылларында янгын пирслары эшләнде, Сәет Көрҗәдәге каты көнкүреш калдыклары контейнерлары мәйданчыгы төзекләндерелде. 
Төзекләндерү эшләренә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Гамәлдәге эшләр” программасы бик ярдәм итә. Шушы программага ярашлы Таңатар авылының Мәктәп һәм Елга урамнарын тоташтырган җәяүлеләр күперен төзекләндерү эшләре башкарылачак. 
“Театр элгечтән башлана” дигән гыйбарәгә ияреп, авыл биләмәсе аның чикләреннән башлана дияр идем. Шуңа да без үзебезнең биләмә башланган “капка”дан алып территорияне тәртиптә тотарга тырышабыз. Бу эшләрне башкарган авыллар халкына, старосталарга, мәктәп, клублар, китапханә, авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләренә, мәчеткә йөрүче ир-егетләргә зур рәхмәтләремне җиткәрәм. Ә иң зур рәхмәтебез Борай-Сәет Көрҗә юлын төзекләндергән өчен район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка һәм юл төзү-ремонтлау идарәлеге җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә. 

Алсу Төхбәтуллина, 
Таңатар авыл биләмәсе 
башлыгы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей