Әтием һәм фронтовик авылдашларым белән горурланам

Әтием һәм фронтовик авылдашларым белән горурланам

Әтием, Хурамшин Газим Низаметдин улы, 1914 елда Мәндән авылында туа. Алар гаиләдә өч малай – Абдулла, Газим, Ягъфәр үсә. Өчесе дә сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китә. Кызганычка каршы, абыйсы Абдулла һәм энесе Ягъфәргә сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый, алар хәбәрсез югала.

Әтием 1941 елның 8 июлендә сугышка алына. 203нче, 366нчы, 65нче, 23нче, 82нче укчылар полкында фашистларга каршы батырларча сугыша. Башта сержант, аннан соң старшина, лейтенант званиеләренә ия була. 1942 елда каты яралана, 3768нче эвакогоспитальдә дәвалана, савыкканнан соң янә фронтка китә. Киев һәм башка бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша, Берлингача барып җитә. Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның маенда җиңү яулап, туган авылы Мәндәнгә әйләнеп кайта.

Сугыштан соң авылны, колхозны тергезүдә күп хезмәт сала. Колхозда - беренче бригаданың бригадиры, “Сельдор” төзелеш оешмасында – бригадир була һәм башка бик күп җаваплы эшләрдә эшли.

Мәндән, Иске Васильевка, Херсонка авылларыннан (алар бер авыл Советына караган) 277 кеше фронтка китә, шуларның 177се туган якларына әйләнеп кайта алмый. Бөек Җиңүне якынайтуда минем фронтовик авылдашларымның да өлеше зур.

Минем алдымда Бөек Җиңүнең 55 еллыгына үткәрелгән тантанада төшерелгән сугыш һәм тыл ветераннарының фоторәсеме ята. Аларның исеме хәзер тарихта гына калды. Ветераннарның күз карашыннан, безне онытмагыз, без һәрвакыт сезнең арада, ешрак искә алыгыз, дигән сүзләрне укыгандай буласың.

Әйе, без алар алдында мәңге бурычлы һәм үлемсез батырлыкларын онытмыйбыз. Каһарман яугирләребезнең истәлеген кадерләп саклыйбыз.

Рәфис Хурамшин,

педагогик хезмәт ветераны.

https://alsh-vesti-t.rbsmi.ru/pobeda/materials/kalendar-sobytiy/tiem--m-...

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей