ӘТИ САБАКЛАРЫ

Туймазы теплицачылары ябык туфракта игелгән яшелчәләрнең уңдырышлылыгын арттыруны дәвам итә

Эшсөяр авыл халкы кыяр һәм помидор үстергән иксез-чиксез теп-лицалар, Туймазының үсешен башлаган девон нефте кебек үк, күптән районыбызның йөзек кашына әверелде. Былтыр иллеләп фермер хуҗалыгы һәм сәнәгать кооперативлары ябык туфракта кимендә 30 мең тонна яшелчә үстерде. Агымдагы ел башыннан алар 27 мең тоннадан артык уңыш алды. Туймазы яшелчәсе артыннан Мәскәү, Питер, Самар, Екатеринбургтан, якын чит илләрдән киләләр.

Узган гасырның 90нчы еллар башында Туймазы районында теплица хәрәкәтенә нигез салучы – Габделәхәт Хаммат улы Латыйпов. Туган Карат-Тамак авылы янында агач борыс һәм плёнкадан беренче корылмаларын күтәрә ул. Бүген бу урында күләмле сәнәгать теплицалары урнашкан – аксакал-яшелчәченең эшен аның өч баласы дәвам итә. Төпчекләре Денис, әтисе кебек, технологияләрне камилләштереп һәм үзенчәлекле тәкъдимнәр кертеп, районда теплица эшен алга сөрә.
– 1992 елда биредә кола ялан иде. Уртада – бердәнбер вагон, без абыем белән анда җәй буе түтәлләрне сакладык, – дип, гаять зур теплица шәһәрчеген колачлый ул. Биредә теплицалардан тыш кысалы теплицалар җитештерү цехы, хуҗалык эшчәннәре өчен тулай торак, исәпсез-сансыз складлар урнашкан.
Өч ел элек Денис Габделәхәт улы 1,5 гектарда сәнәгать теплицалары төзегән, заманында әтисе кебек үк, аларның төзелешенә юл ярган. Бүген заманча корылмалар җиде гектар тәшкил итә. Яшелчәче теплицаның яңа корылмасын үзе уйлап тапкан, ул хәзер 30% чамасы газ һәм электр энергиясен янга калдыру, уңдырышлылыкны икеләтә арттыру (бер квадрат метр-дан 15 килограммнан алып, 30 килограммга кадәр) мөмкинлеге бирә.
Иске теплицалардан аермалы буларак, кысалы корылмаларда дымлылык түбән, тынчу түгел, яктылык күп. Яшелчә биредә ел әйләнәсенә диярлек үстерелә: эшчәннәр башта кыяр, аннары помидор утырта. Былтыр кыярны сентябрьдә утыртканнар, аның каравы, Яңа елга беренче уңышны алганнар – моңа кадәр Туймазы яшелчәчеләре бу хакта хыялланмаган да хәтта.
Әйткәндәй, яңа корылмаларны җылыткан заманча генераторлар Туймазыда Латыйпов тәкъдиме белән җитештерелә.
– Барысы да Италиядән генератор сатып алудан башланды, – ди яшелчәче. – Туймазыдан эшчән егетләр белән аны шөребенә кадәр сүтеп җыйдык, эчлеген җентекләп өйрәндек һәм аларны җитештерә башладык.
Даими алга бару, яңалык үзләштерүгә омтылу теләге Денис Габделәхәт улына мәрхүм әтисеннән күчкән.
– Ул һәрвакыт: «Вакыт аккан су кебек, гомерегезне заяга үткәрмәгез», – дип әйтә иде, – дип хәтерли эшкуар. – Эшсез утыруны мәгънәсезлек дип исәпләде ул. Әтием сабакларының алыштыргысыз икәненә елдан-ел күбрәк инанам. Аларны балаларыма да өйрәтергә тырышам.

Резида Халиуллина

"Туймазы хәбәрләре"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей