Терлекчелектә зур уңышка ирешә
– Авыл, авыр хезмәт кешене үтерми. Беренче чиратта эшне яратып башкарырга кирәк. Эш булмаса, нишләр иде икән яшьләр? Вәт менә анысы чыннан да проблема булыр иде. Яшьләргә дә гел шуны әйтәм. Таралып бетеп бара бит авыллар. Әле ярый бездә эш бар, дип сөенеп йөрегез, дим, – Шабай авылында гомер итүче Елена Куприльянская – әнә шулай дип яши..
Яши дә, эшли дә. – Берничә көн генә йөреп тор инде, дип чакырганнар иде, шуннан соң “Батталов” крестьян-фермер хуҗалыгында калдым. Фермада эшләргә насыйп булды. Бозаулар да карадым. Инде 10 ел тирәсе сыерлар бозаулатам, – ди ул.
– Сыерлар бозаулата торган җир – фермада иң авыр урын инде ул, – дип сүзгә кушыла хуҗалык җитәкчесе.
– Эшемне авыр дисәләр дә, үзем бик яратып эшлим, – ди Елена, аңа җавап итеп. – Минем өчен авыр түгел ул. Хезмәтемне яраткангадыр инде, җайлы эшлим. Эшкә барасым килеп барам. Һәр нәрсәгә җайлашасың. Авырлыклары була инде, ләкин аларның барысы да җитәкчең тарафыннан ишетелгән җылы сүз белән онытыла.
Автор:Гульназ Хузина