Терлекчелек табыш китерә

“Колос” хуҗалыгының Әҗәк фермасына гыйнварда кайтарылган 60 баш голштин токымлы башмаклар бозаулый башладылар. Аңарчы 40 баш кайтарылып, карантинга куелган иде. Карантин вакытында малларның сәламәтлеге күзәтчелек астында тора, эшләнми калган прививкалар ясала һәм махсус ризык белән тукландырыла. Әлегә алар бу этапны уңышлы үттеләр. 

Савучылар Дина һәм Антонина Кильдияровалар карамагындагы башмаклар һава шартларына ярашып, мул гына табыш китерәләр. Биредә бүгенге көндә 21 баш яңа токымлы бозаулар да акрынлап үзләренең авырлыгын җыялар.

 Ферма мөдире Ольга Алексеева әйтүенчә, яшь үрчем тууы белән махсус киптергечкә салынып, кирәкле прививкалары ясалгач кына, абзарга күчерелә. – Мал азыгы абзар эченә трактор ярдәмендә кертелсә дә, акбур һәм тоз салуны кул көче белән башкарабыз, чөнки һәр башмак үзенә тиешле тәүлек нормасын алырга тиеш. Башмакларга мал азыгын төрләндереп бирергә тырышабыз, – ди ул. Таләпләрне үтәгәндә генә сәламәт үрчем алып булуын аңлап эш итә терлекчеләр.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей