Терлек сәламәтлеге өчен җаваплы ул

Ветеринария һөнәре агросәнәгать тармагында һәм тормышта алыштыргысыз һәм аеруча кирәкле, чөнки терлекчелек тармагын нәтиҗәле үстерү, кирәкле санитария контролен булдыру, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры аларга бәйле. Кем соң ул ветеринар һәм ни өчен бу һөнәр кирәк дигән сораулар күпләрне борчый. Ветеринар хезмәте куелган бурычларны вакытында уңышлы үти: малларны вакцинацияләү буенча бөтен профилактик чараларны сыйфатлы һәм билгеләнгән вакыт эчендә башкара, хәвефле чирләрнең таралуына юл куймау өчен вакытында малларны карый һәм дәвалый.

Ветеринар фельдшер Ринат Зиннәтуллин 40 елдан артык гомерен Мәгъдән исемендәге һәм «Урожай» хуҗалыгында эшләүгә багышлаган. Шүнәк авылында Анна һәм Нәбиулла Зиннәтуллинар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга аваз сала ул. Әтисе Мәгъдән исемендәге колхозда, ә әнисе кулланучылар җәмгыяте ашханәсендә пешекче булып Борайга килеп эшләп йөриләр. Эш урыннары район үзәгендә булгач, алар 1964 елда Борайга күчеп килергә мәҗбүр булалар. Ринат та Борай беренче санлы урта мәктәбе бусагасын атлап кереп, сигез ел биредә белем ала. Өлгергәнлек аттестаты алуга ул кайда барыйм, нинди һөнәр сайларга дигән сорау белән борчылмый, чөнки бәләкәй чагыннан ук мал табибы булырга хыяллана. Ветеринария эшенә кереп китүенә бердән авыл малае, икенчедән малларны яратуы этәргеч була. Шуңа күрә ул ике уйлап тормыйча, Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Күңелле студент еллары, фермаларга маллар янына барып практик дәресләр үтү аны тагы да ныграк кызыксындыра, тагы да ныграк үзенә тарта. Кулына диплом алып, туган ягына яшь белгеч булып кайтып эшкә урнаша. 1980 елда армия сафына алына. Белоруссия хәрби округында хезмәт итеп, тормыш мәктәбе узып, күп кенә тәҗрибә туплап әйләнеп кайта һәм Мәгъдән исемендәге хуҗалыкта ветеринар фельдшер булып хезмәт юлын дәвам итә. Заманалар үзгәреп торса да, Ринат абый эш урынын үзгәртмәгән. Бүген исә ул “Урожай” хуҗалыгында шул ук вазыйфаны үти. Малларны дәвалау, төрле чирләргә каршы прививкалар ясау, анализлар алып тикшерү кебек җаваплы эшләр аңа йөкләтелгән. Боларның барысын да ул тиешенчә, вакытында үтәп бара.
–Ветеринар өчен булдыра алмыйм дигән сүзләр юк. Без, кирәк икән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, көн торышы нинди булуга карамастан, хайваннарга ярдәмгә ашыгабыз. Чөнки эшебез шундый, – ди Ринат Зиннәтуллин эшеннән канәгатьлек белдереп.
Табиблар кешеләрне, ә ветеринарлар кешелекне дәвалый, диләр. Чыннан да, кечкенә генә бөҗәкләр дә кешеләрне зарарларга мөмкин. Ә без яратып ашый торган сөт-май, ит ризыклары – барысы да хайван продукциясе. Шуңа күрә җаваплылык хисе беркайчан да ташламый ветеринарны.
Ринат абый тормыш юлдашы итеп Бакалы авылы кызы Фәйрүзә апаны сайлый. Бер-берсен аңлап бик матур гомер кичерә алар. Ике улларына гомер биреп, югары уку йортында укытып, зур тормыш юлына бастырдылар. Киләчәктә дә эшен җаваплы башкарып, ямь һәм тәм табып башкарырга әзер ул.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей