Терлек азыгы хәзерләү – зур хезмәт

– “Әйдә, торыгыз, бүген печән өләшәләр, әтиегез җир алырга басуга менеп китте. Кипкән булса, көн бозылганчы җыеп алып төшәргә кирәк”. Без кечкенә вакытта авылда хуҗалык печән өләшкән көннең иртәсе менә шулайрак башлана иде. Әти белән әнигә бирелгән гектарга якын җирдән үләнне агач тырма белән җыябыз, аннан аны пресслатып алып кайтабыз. Эше авыр булса да, күңелле иде, басулар сабантуй урыны кебек гөрләп торды. Хәзер күп кенә кул хезмәтен техника башкара: ура, җыя, түкли, төргәкли. Көнлек акча эшлим дигән ир-егетләр билгеле бер суммага печәнеңне төяп алып кайтып, өеп тә китәләр, – дип сүзен башлады Мамады авылы фермеры Элик Зыятов.
Элек-электән шәхси хуҗалыгында 20шәр баш мал асраган Зыятовлар моннан ике дистә елга якын крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, герефорд токымлы маллар үстереп, ит җитештерүдә эшли башлыйлар. Бүгенге көндә биредә 75 баш мал асрала. Шуларның тугызы симертүгә куелган үгезләр. Герефордлар  электр көтүлектә көтелә. Маллар өчен җәйләүдә бөтен уңайлыклар да бар. Янәшә генә Мамады елгасы ага, ул  су чыганагы булып тора. Хуҗалык эшләрен башкару өчен аларның  техникасы  җитәрлек. 
– Инде олыгайсак та, кулда көч барында терлекләрне бетерәсе килми. Чебиләр дә үстерәбез, бакчага яшелчәсен дә утыртабыз. Печән хәзерләү – күп көч сорый торган хезмәт ул. Чыгымнары да шактый. Үзенең техникасы, төрле агрегатлары булмаган кешегә аеруча кыйммәткә чыга. Терлек азыгын күпме хәзерләүдә генә эш түгел, иң мөһиме – аны маллар исән-сау булып ашатырга язсын. Тик быелгы һава шартлары гына бераз борчылдыра. Печән җитеште, чабып алырга яңгырлар комачаулый. Көннәр утыру белән җиң сызганып күпьеллык печәнне чабып алуны төгәлләргә дип уйлыйм, – ди фермер.
Әйткәндәй, Элик Федорович моннан 17 ел элек үз эшен ачып, 50 гектар җир алып, төрле культуралар үстерә башлый. Уңган, булдыклы, бу юнәлештә элеккеге “Дэмен” хуҗалыгында озак еллар җитәкче вазыйфасын башкарган Элик Зыятов бүгенге көндә үз аягында ныклы басып торучы фермер дип әйтергә була. Хуҗалыкның бөтен эшен ул балалары һәм тормыш иптәше Лариса ханым белән башкара. Кирәк икән механизатор, терлекче, шул ук вакытта җитәкче дә ул. Бер эштән дә чирканып та, тик тә тормый. Аз гына буш вакыты булса, тизрәк техника янында мәш килә. Без барганда да аның куллары трактор маенда иде. Бөтен техникасын ул үзе ремонтлый, шуңа күрә эш вакытында  тракторлары да, тагылма агрегатлары да сынатмый. 
Һөнәре буенча укытучы булса да, ул авыл тормышын үз итә. Үзләренең өч балалары янына тәрбиягә янә ике сабый алалар.  Тормыш иптәше белән 5 баланы тәрбияләп, тиешле белем бирәләр. Олы уллары Артур Ижау дәүләт университетында укый. Кристина Киров медицина университеты талибәсе. Лиана, Малина һәм Артур гимназия укучылары. Каникул чорында Зыятовларның гаиләсе бал корты күче сыман гөж килеп тора. Олы уллары әтисенең олы ярдәмчесе, мал азыгы хәзерләү эшләрен дә ул аның белән башкара.   Бүгенге көндә 285 гектар мәйданда җир эшкәртеп, үз көннәрен үзләре күрәләр.
– Без беркайчан да бер урында тормыйбыз. Башка районнардагы эшмәкәрләр белән күп аралашабыз. Йөрибез, башкаларның ничек эшләүләрен карыйбыз, бер-беребез белән тәҗрибә уртаклашабыз. Шулай ук безгә дә күршеләребез, яңа эш башлаган фермерлар киңәш сорап киләләр, – ди  Лариса Зыятова.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей