Теләгән – елан итен ашаган

Бизнесыңны, шул исәптән шәхси предприятиеләрне, шәһәрдә ачарга кирәк, дип ешрак санала. Чөнки халык никадәр күбрәк булса, бизнес-эшчәнлек төре дә шулкадәр күбрәк булачак. Ә авыл җирлеге бизнес вариацияләрендә бик чикләнгән һәм бик үк киләчәкле түгел диләр. Тик, Тепляк авылында яшәүче яшь эшкуар Эльвина Баһаутдинова бер дә алай уйламый.
Эльвина Ваныш авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Агыйдел шәһәренең 146нчы санлы һөнәрчелек лицеена укырга керә. Бизәлеш-төзелеш эшләре остасы һөнәрен үзләштереп, ике ел  укуы буенча эшли. Аннары Азат исемле егет белән танышып, бер-берсенә гашыйк булып, чәчләрен-чәчкә бәйләп, гаилә коралар. Шулай итеп яшь кыз Тепляк авылына килен булып төшә. Тату гаиләдә бер-бер артлы ике малай дөньяга аваз сала. Тормыш иптәше төньякта эшли. Авыл җире эшкә байтак түгел, ә эшсезлек статусы яшь һәм энергияле Эльвина Баһаветдиновага һич тә килешми. Һәм ул үз кибетен ачарга була. Кайда да булса түгел, авылда. 
– Мин өйдә эшсез утырырга теләмәдем, – дип аңлата Эльвина Флорид кызы, – ә безнең авылда эш табу кыен булганга күрә, мин үзем эш урыны булдырырга уйладым. Авылдагы кибетне сатып алдым. Һәм аны тәртипкә китердем. Үз эшемне ачуга мәшгульлек үзәгенә яки район хакимиятенә мөрәҗәгать итмәдем, үз көчемне сынап карарга булдым. Әлбәттә, ярдәмсез авыр, шуңа күрә туганнарым бик булышты. 
Бернинди дә авырлыкка карамыйча, Эльвина үз теләген тормышка ашыра ала – 2020 елның декабрендә «Буй» дигән кибет килүчеләр өчен үз ишекләрен ачкан.
Кибет тышкы яктан күренексез булса да, эчтән күзләрне сөендерә. Бик күп товары бар: монда беренче кирәк-ярак продуктлары да, шулай ук авылдашларына уңайлы булсын өчен кибеттә көнкүреш химиясе дә, хуҗалыкта кирәкле товарлар да сатыла.
Бүгенге көндә кыз үз эшеннән канәгать һәм сатып алучылар белән элемтәгә тиз керә. Эшкә кызыксынып бара, чөнки аны көтүләрен белеп тора ул. 
Менә шулай, халыкның «Теләгән – елан ите ашаган» дигән сүзе нәкъ Эльвина Баһаветдиновага туры килә. 
Чулпан ГОБӘЕВА.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей