Техниканың язга әзерлеге тикшерелә

Күмәк хуҗалыклар, җире шәхси милектә булган авыл кешесе, бары да түземсезләнеп, борчылып язгы чәчүне көтә. “Язныӊ бер көне елны туйдыра” дигән халык әйтеме бу чорныӊ нинди җаваплы икәнлеген чагылдыра. Чәчү вакытын кыска, тиешле срокларда уздыру өчен техниканыӊ төзеклеге, аларныӊ куелган таләпләргә җавап бирүе һәм тиешле кадрлар белән тәэмин ителүе зур. Районыбызда тракторчылар һәм комбайнчыларга, гомумән, техникага кагылышы булган һәрбер кешегә яхшы таныш, 20 елдан артык шушы эшне алып баручы Борай районы буенча Гостехнадзор буенча Дәүләт баш инженер - инспекторы Илдар Мәхмүтов белән чәчү кампаниясе алдыннан техник карауга кагылышлы зур игътибар сораган мәсьәләләргә тукталдык:
– Русия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ  карары нигезендә барлык төр транспорт, шул исәптән тракторлар, аларга тагу җайланмалары, комбайннар, басуларда терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнүче барлык техника ел саен техник карау узып, тиешле рәсми кәгазь алырга тиеш. Техник карау үткәрелмичә, трактор яисә башка төрле транспорт эшкә тартыла икән, бу очракта тракторчыдан башлап, механик, гараж мөдире, баш инженер һәм хуҗалык җитәкчесенә карата катгый чаралар күрелә. Районда күмәк хуҗалыкларда–179, шәхси кулланышта 534 трактор бар. Боларныӊ һәрберсе техник карау узарга тиеш. Шушыннан чыгып, ел саен график нигезендә, язгы чорда хуҗалыкларда техник карауны оештырабыз. Бу хуҗалык өчен дә, аныӊ җитәкчесе, белгечләр һәм механизаторлар өчен дә җаваплы чор. Техник карау үткәрү безгә дә зур җаваплылык өсти. Мондый чара 7 февральдән – 2 июньгә  кадәр  узып бетәргә тиеш. Шушыннан чыгып районда авыл хуҗалыгы техникасына техник карау үткәрү буенча график расланды. 
Менә шуныӊ беренчесе 9 март көнне “Хәлилов” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында үткәрелде. Ике техниканыӊ берсе яңа булу сәбәпле, әллә ни карауга тәкъдим ителмәде, икенчесе капиталь ремонт үткән, бу хуҗалык тагылмалы арбалары белән техник карауны уӊышлы уздылар. 
Шәхси хуҗалыкларда техник карау, гадәттә, 16нчы майда башлана. Районыбызныӊ оешма-предприятиеләре техникаларын тикшерү-карау бу срокка кадәр инде башкарылган була. Җирлекләрдә билгеләнгән вакытта, шәхси хуҗалыкларга хәбәр ителеп, бу эшне елдагыча уӊышлы башкарырбыз, дип уйлыйм. Гомумән, районыбызда язгы чәчүне уӊышлы итеп үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип саныйм. Тракторларныӊ барлык төрләрен эшкә “җигәр” өчен тәҗрибәле механизаторларыбыз җитәрлек, техника әкренләп булса да, яӊарып тора, менә техник карауны да уӊышлы үткәрсәк, ул да язгы хәзерлеккә зур ярдәм булачак. Район хуҗалыклары инженер-техник хезмәткәрләр белән тулысынча тәэмин ителгән. “Урожай”дан Илмир Нуриев, “Кызыл таң”нан Фидәрис Исламгалиев, Ленин исемендәге хуҗалыктан Ришат Нәҗметдинов кебек тәҗрибәле  инженерлар янында тәүге хезмәт юлларын башлаган яшь белгечләр дә үзләрен сынатмаслар, алар сыман зур җаваплылык белән эшләрен башкарырлар дип уйлыйм.
Мөһим чор башланганчы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе алдында авыл хуҗалыгы культураларын чәчүдә катнашачак барлык үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны тикшереп чыгу бурычы тора.
Техник күзәтү документларны тикшерүдән башлана. Төп игътибар, әлбәттә, тракторларның хәвефсезлегенә бирелә: тракторчының кабинасында аптечка, янгын сүндерү җайланмасы һәм авария тукталышы билгесе булырга тиеш. Аннары инспектор иң мөһим эшкә керешә – транспорт чарасын хәрәкәттә тикшереп карый. Һәрберсенең тормоз системасы, руль идарәсе тикшерелә, шулай ук махсус контроль приборлары ярдәмендә зыянлы матдәләрнең һавага чыгарылу нормативлары билгеләнә. Әгәр дә бернинди дәгъвалар булмаса, техник күзәтүне үтү турында таныклык бирелә.

Гөлназ Хуҗина 
язып алды.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей