Тайняшлылар сәламәт яшәү рәвеше яклы

Җирле инициативаларны яклау программасы авыл жирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм муниципаль район хакимияте халыкның көнкүрешен якшыртуга зур әһәмият бирә. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе дә әлеге программада зур теләк белән катнаша. Авылның мәдәният йортында агымдагы елда Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау утырышында биләмә активы һәм авылда яшәүчеләр җыелып фикер алыштылар. Аны авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков ачты һәм алып барды.Тәүдә ул программа ярдәмендә биләмәдә башкарылган эшләргә байкау ясады, программада катнашу өчен таләп ителгән шартлар һәм көн тәртибе белән таныштырды.

Биләмә башлыгы билгеләп үтүенчә, тайняшлылар әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле һәр ел анда катнашып килә һәм җиңү яулый. 2016 елда алар Тайняштагы балалар бакчасы территориясендә сабыйлар өчен уен мәйданчыгы булдыруга ирешкән булсалар, 2017 елда әлеге программа ярдәмендә тракторлы булганнар. Артабан 2018 елга мәктәп тәрәзәләрен һәм түбәсен алыштырганнар, 2019 елда авыл үзәгендәге урам юлына асфальт түшәткәннәр. 2020 елда суалгыч башня яңартылган булса, былтыр исә авылда юллар ремонтланган. Бу эшләрнең берсе дә “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһаповның иганә ярдәменнән башка узмый.

Быел исә авыл халкының күпчелеге паркта спорт һәм балалар мәйданчыгын булдыру тәкъдимен күтәреп чыктылар. Утырыш барышында бертавыштан әлеге проект хупланды. Фәргать Фәрит улы быел да әлеге программада иганәчелек ярдәм күрсәтеләчәге һәм әлеге спорт мәйданчыгы авыл халкы сәламәтлеге өчен мөһим икәнен билгеләде.

“Сәламәтлек өчен физкультура, спорт белән шөгыльләнү мин бик кирәк, дип саныйм. Бигрәк тә әлеге коронавирус белән бәйле катлаулы вакытта сәламәтлегебезне саклау, ныгыту – мөһим мәсьәлә. Шуңа күрә авылыбыз паркында спорт мәйданчыгы эшләп куйсак, килеп шунда спорт белән шөгыльләнсәк бик әйбәт булыр иде, дип уйлыйм. Әлеге тәкъдимне хуплавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек телим”, – диде ул үз чыгышында.

Артабан республика субсидиясе (1000 000сум) күләменең 10 процентын халыктан туплау мөһимлеген күтәреп чыктылар. Урындагы бюджет бу максатка әлеге субсидия күләменең 15 процентын өстәячәк, шул кадәр үк күләмдә (150 мең сум) “Герой” кооператив-колхозыннан иганә ярдәме булачак. Халык өлеше буласы 150 мең сумны һәр йорт ихатасыннан 1000 тәгаен суммада тупларга бертавыштан килештеләр.

Чираттагы проект үтәлешенә күзәтчелек итү өчен инициатива төркеме әгъзаларын раслау тора иде. Әлеге эшкә Гүзәл Хәнәфи кызы Ханова, Илзида Назыйм кызы Башмакова, Гүзәлия Әзһәр кызы Бәдретдинова, Әлфия Хәниф кызы Батыева, Айгөл Дамил кызы Нәбиева кандидатуралары тәкъдим ителде һәм җыелучылар тарафыннан бертавыштан хупланды.

Эшләрне башкарганда тупланган акчаны экономияләү мөмкинлеге килеп туса, аны шушы ук проектка, ягъни биредә кирәкле булачак спорт инвертарьләре алуга тотынырга булдылар.

Тайняшлылар агымдагы инициативалары белән дә быел да җиңүгә ирешер һәм авыл паркында яшьләр өчен дә, өлкәннәргә дә сәламәтлекләрен ныгыту өчен күркәм ял итү, очрашу, аралашу урыны булдырылыр, дигән ышанычта калабыз.

Автор:Илсөяр Гайсина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей