Тату гаилә – ил күрке!

“Бар нәрсә җитеш, тормышыбыздан канәгатьбез, бары сәламәтлек булсын да, җан тынычлыгы ташламасын. Һәм, иң мөһиме, илләр тыныч булсын!,- ди Мәчетле районының Олы Устикин авылында 40 елдан артык матур гомер кичергән Флорида һәм Радик Вахитовлар гаиләсе.

Кешеләргә нәрсә кирәк икән?

Иң беренче зур тату гаилә.

Табыннарда - бәрәкәтле ризык,

Исәнлеге - бөтен гәүдәдә.

 (Лилия Сәлахетдинова)

 “Бар нәрсә җитеш, тормышыбыздан канәгатьбез, бары сәламәтлек булсын да, җан тынычлыгы ташламасын. Һәм, иң мөһиме, илләр тыныч булсын!,- ди Мәчетле районының Олы Устикин авылында 40 елдан артык матур гомер кичергән Флорида һәм Радик Вахитовлар гаиләсе.

  

   8 июль көнен быелдан алып илебез Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак рәсми рәвештә бәйрәм итәчәк. Бу уңайдан Русия Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйды.

   Җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге ул гаилә. Аның төп бурычы – икәүнең яшьлектә яралган сөю хисләрен гомер буе саклап,тәрбияле, белемле, хезмәтне һәм ватанны сөйгән балалар тәрбияләү. диләр. Бик тә хак сүзләр бу!

   Бер-береңне хөрмәтләү, тату яшәү һәм бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне бөтен итә ала. Ә татулык, үз чиратында, бәхеткә юл яра. Мәчетле районының Олы Устикин авылында нәкъ менә шушы кагыйдәләрне тормыш девизы итеп алган һәм 40 елдан артык матур гомер кичергән Флорида һәм Радик Вахитовлар гаиләсе яши.

   Районга эш сәфәре белән баргач, безне “Өмет”не дистә еллар дәвамында укыган Вахитовлар гаиләсенә кунакка алып килделәр. Капкадан керүгә бакчада бик тырышып бәрәңге кәтмәнләгән кешеләр күзгә чалынды. Якынрак барсак, болары яшь Вахитовлар – Рөстәм белән Эльвира икән. “Әти-әни яңа гына  кайтып керделәр әле, өйгә рәхим итегез”,- дип елмайды алар.

   Чынлап та, район үзәгеннән кайтып кереп, кара-каршы утырып тәмләп чәй эчәләр иде Флорида апа белән Радик абый. Безне, күтәреп алырдай булып, түргә чакырдылар.

   -Бар нәрсә җитеш, тормышыбыздан канәгатьбез,- дип сүзне башлады Радик абый.- Шөкер, исән-саубыз, парлыбыз, балаларыбыз башлы-күзле, оныкларыбыз үсеп җитте. Бары тик сәламәтлек булсын да, җан тынычлыгы ташламасын. Һәм, иң мөһиме, илләр тыныч булсын!

   -“Өмет”, аны ничә еллар укысак та, әллә кайда ерактадыр кебек иде, килеп яхшы иттегез әле, балалар,- дип матур елмаеп иренең сүзен дәвам итте Флорида апа.- Гәзиттән иң беренче эш итеп тәмле рецептлар эзлим (үзем дә, киленем дә пешеренергә яратабыз), аннан “Сихәт”не көтеп алабыз. Матур гаиләләр турындагы язмаларны да сокланып укыйбыз.

   Алар бер-берсен кечкенәдән беләләр икән. Чөнки күрше авылларда гына, Флорида апа – Урта Акада, Радик абый Ключевой поселогында туып үскәннәр. Бер чор балалары булгач, тормышка карашлары да бертөрле. Максатчан, тырыш, үз дигәненә ирешү өчен бар кыенлыкларны җиңәргә омтылучы Радик абый Аканың иң чибәр һәм булдыклы кызын туган нигезенә килен итеп төшергән. Башта Ключевойда яшиләр, өй салырга җыенып, бура да әзерләп куялар. Ләкин Радик абыйны эше буенча Малоязга җибәрәләр (әйткәндәй, ул янгынга каршы белгечләр әзерләүче училищены Свердловскида тәмамлый) һәр берникадәр вакыттан соң гына яшь гаилә Олы Устикинга кайтып төпләнә һәм иркен йорт бетереп керә. Радик Хәмит улы хаклы ялга киткәнче районның Янгынга каршы частенда начальник булып хезмәт сала.

   Флорида Мөгыйн кызы исә Уфада медицина училищесын тәмамлаган һәм 23 ел дәвамында “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә, озак еллар фельдшер-акушерлык пунктларында эшләгән. Вахитовларның икесенә бергә күп тә түгел, аз да түгел, 80 ел эш стажы бар!

   Тату гаиләдә арысландай өч егет үстергәннәр, улларын тәртипле, тырыш һәм илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәр.

   -Бүгенгә кадәр улыбыз Рөстәм һәм киленебез Эльвира белән бергә бик тату яшибез. Әле оныгыбыз – Русланыбыз – хәрби хезмәттә, ул контракт буенча Украинада барган хәрби махсус операциядә катнаша. 36 яшьлек улыбыз Вадим – хәрби офицер, киленебез Лилия һәм оныкларыбыз Алина, Диана, Аделина белән Симферопольдә яшиләр. Вадим да бүген Украинада барган хәрби операциядә катнаша,- дип сөйләп китте Радик абый дулкынланып.- Менә шулай итеп без һәр көнне күкләребезнең аяз булуын һәм улыбыз Вадим белән оныгыбыз Русланның исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын теләп яшибез. Беләбез: улларыбыз изге юлда:икесе дә Русиянең чын патриотлары һәм үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Алар белән горурланабыз!

   Бер гаиләдән ике хәрби һәм бүген алар икесе дә Украина җирендә генә түгел, бар дөньяда тынычлык булсын өчен “кайнар нокта”да көрәшә! Берүк сугышлар тукталсын һәм хәрбиләребез барсы да исән-имин туган якларына, кадерле кешеләре янына әйләнеп кайтсын иде. Бу сүзләргә барлык “Өмет” гәзитен укучы дусларыбыз да кушылыр дип ышанам!

   Вахитовларның өченче уллары Гаяз һәм киленнәре Эльза Свердловск өлкәсендә яшиләр һәм оныклары Дарина белән Алисаны үстерәләр, әти-әниләре янына гел кайтып йөриләр икән.

Йорт түрендә гармун урын алганын күргәч тә, бу гаиләнең җыр-моңга гашыйк җаннар икәнен аңлаган идем инде. Шулай булып чыкты да! Радик абый өздереп гармунда уйнаса, Флорида апа матур җырлый икән. Алай гына да түгел, Флорида ханым исеме район һәм республикада гына түгел, ә башка өлкәләрдә дә танылу алган Мәчетле районы Мәдәният йортының “Зөбәрҗәт” үрнәкле татар вокаль ансамбле коллективы әгъзасы да икән.

   -Безнең ансамбльдә иң иҗади кешеләр җыелган: биибез дә, җырлыйбыз да, гастрольләргә дә чыгабыз, бик күп конкурсларда катнашып (хәтта чит өлкәләрдә дә) алдынгы урыннар яулыйбыз. Болар өчен искиткеч талантлы баянчы, булдыклы җитәкчебез Зөлфирә Гайса кызы Сәлимовага рәхмәтлебез. Бездә шулай ук инструменталь ансамбль дә уңышлы эшләп килә, мин мандолинада уйныйм. Кечкенә чакта әнием клуб җитәкчесе булып эшләде (шөкер, аңа бүген 92 яшь!), сәнгатькә сөю әнә шуннан киләдер. Халык ансамбле дигән исемебезне яклап, 3 ел саен Уфадан килгән комиссия алдында имтихан тотабыз әле без. Атнасына икешәр тапкыр репетиция үтә, бәйрәмнәрдә чыгыш ясар алдыннан ешрак та шөгыльләнәбез, әлбәттә.

Вахитовлар гаиләсендә булып, күңелгә дәрт-дәрман, җанга илһам алып кайттым мин, дуслар. Флорида апа белән Радик абыйны һәм сезнең барыгызны да  Гаилә көне белән чын күңелдән тәбриклибез һәм парлы озын гомер, балалар-оныклар куанычы, изге теләкләрегезнең чынга ашуын телибез. Тормышыбыз тырыш, тату гаиләләр белән күркәм, шулай бит!

Гөлара Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей