Татар егетен үз иткән урыс кызы

Язмыш кешеләргә төрле сынаулар бирә, туган җиреннән аерып, әллә кайларда йөртә. Матур тормыш, яшьлек мәхәббәте дәртенә бирелеп, үз динен читкә куеп гомер итүчеләр бик күп. Рязань өлкәсе Яңа Павловка авылында туып-үскән Любовь Егоровна Шабай авылында гомер итәрмен дип һич кенә дә уйламый. Тик нишлисең, язмыштан узмышлар юк. Урта мәктәпне тәмамлаган кыз «Юрюзань» суыткычлары эшли торган заводта хезмәт юлын башлап җибәрә. Биредә бригадир вазыйфасын башкарган чая кызны Шабай авылы егете Рәвис Хәмәдиев тиз күреп ала.

–Күпмедер вакыт үткәч, сизәм: мин – аңа, ул миңа битараф түгел икәнлегебезне аңладык. Ялгыш кына очрашсак та, тиз генә аерылып китә алмыйбыз. Ике арада ялкынлы мәхәббәт кабынуның башы иде бу. Кайнар мәхәббәт ялкыны белән чорналган яшь йөрәкләр бер сулышта тибә башлавын сизми дә калдык. Ул чакта минем христиан динендә, ә аның ислам динендә икәненә игътибар да бирмәдек, хәер, анысы безнең өчен мөһим түгел иде кебек. Яшем дә бара, гаилә корасым, бәбиләр үстерәсем килә. Күңелем белән тартылган, бөтен барлыгымны биләп алган Рәвис минем өчен иң кадерле кешегә әверелде. Бергә рәхәт, без бәхетле. Көннәрдән бер көнне Рәвис миңа тәкъдим ясады һәм мине туган авылына алып кайтып, гаиләсе белән таныштырырга кирәклеге турында әйтте. Аның әти-әнисе, туганнары барысы да татарлар, ә мин бер авыз сүз дә татарча белмим. Шулай да аңа ияреп кайтырга ризалык бирдем. Ә үзем уйлыйм: ничек кабул итәрләр? Кабул итмәсәләр, шул ук минутта борылам да чыгып китәм, дип уйладым. Сизәм, шулай булган очракта, Рәвис тә миннән калмаячак, минем белән ияреп китәчәк иде. Менә аларның капка төбе, ишек бусагасы, барысы да бүгенгедәй хәтеремдә. Рәвиснең әнисе мине иң якын кешеләре кебек итеп каршы алды. Минем милләтем башка булуы хакында да бер авыз сүз әйтмәде. Менә шулай тормыш иптәшемнең авылында яши башладык. Шулай итеп мин гади татар авылында татар хатыны булып яшәргә калдым,–ди Любовь Хәмәдиева.
Өйдә ир эшләгәнен көтеп ятарга өйрәнмәгән яшь хатын мәктәпнең котельнясына эшкә урнаша, аннары Мәгъдән исемендәге колхозда 20 елдан артык гомерен савучы һөнәренә багышлый. Эшендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Гаилә башлыгы да кул кушырып утыручылардан түгел. Ул да колхозга эшкә урнашып, тырышып, бар эшен җиренә җиткереп башкара. Көн-төн белән исәпләшмичә эшли. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга туа. Гомер шулай үз җаена ага тора. Тормыш мәшәкатьләре, көндәлек эшкә йөрү, балалар үстерү һәм ярты гасыр гомер үтеп киткәне сизелми дә кала.
Бүгенге көндә гаилә башлыгы Рәвис бу дөньяда юк инде, ә балалары үсеп буй җиткәннәр, үз тормышлары белән яшиләр. Җәйләрен исә Любовь Егоровнаның ихатасы онык һәм оныкчыклары, туруннары тавышы белән шау-гөр килеп тора. Бүгенге тормышыннан канәгать булуын, балалары ярдәмендә яшәвен сөенеп сөйли ул. Инде гомер көзләренә кереп барган Любовь апа үзен бәхетсез булдым димәде. Киресенчә, ирен сагынуы, парлап яшәгән мизгелләре, үткән яшьлекләре, балаларының кечкенә чаклары турында сөйләгәндә тавышында ягымлылык һәм матур сүзләр белән бизәкләп сөйләргә тырышуы чагылды.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей