Тамырын тойган агач ышанычлы

Яңа Ялдәк авылы өлкәннәре нәсел тамырлары белән ихлас кызыксына hәм яшьләргә үз шәжәрәләрен белеп калырга ярдәм итә.
Халкыбызда борын- борыннан ырыу шәжәрәсен язу, аны саклау йоласы яшәгән. Үз буыныңны белү зур әhәмияткә ия, чөнки тамырын тойган гына агач ышанычлы.
Үткәннәрне белгәндә генә, киләчәгеңне кулланырга була икән. Ә тарихи тамырларны белү кешегә жирнең хужасы булып яшәргә көч бирә. Шушы турада сөйләшү  күп нәрсәләр турында белергә ярдәм итте. Шушы авылда туып үскән авылдашыбыз Әхәтова Рита Рәфкәть кызы  сөйләшүгә китапханәбезгә "История башкирских родов ЕЛАН"  китабын буләк итте. Күптән түгел 90- яшен тутырган Әнгәмова Ханә әби (күзлек кимичә  гәзит укый), Шәрипова Нәфисә әбиләр Яңа Ялдәк авылы турында күп белүчеләр, авылдашларыбыз турында хатирәләр белән бүлештеләр.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей