Тамьянлыларга трактор кирәк

Яңа Коты авыл Советы авыл биләмәсе халкы да Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә күп төрле проблемаларны хәл итеп килә. Әйтик, 2016 елда әлеге программа ярдәмендә Яңа Коты авылында су алу башнясы ремонтланса, 2018 елда шушы ук авылда суүткәргечкә капиталь ремонт башкаруга ирештеләр. Ә инде 2019 елда Тамьян авылында Үзәк, Яр буе, Чаука һәм Елга арты урамнары юллары яхшылап ремонтланылса, 2020 елда Яңа Котыда балалар мәйданчыгын сатып алынды һәм урнаштырылды. Былтыр Тамьян авыл клубына тиешле мебель, аппаратура һәм инвентарьлар сатып алу кебек шактый эшләр башкарылган.

Быел да әлеге программа ярдәмендә Тамьян авылында бер өстенлекле проблеманы хәл итәргә җыелдылар. Чара авыл клубында барды. Бу җәһәттән алдан үткән җыеннарда халык бертигез итеп иң кичектергесез һәм мөһим мәсьәлә итеп “МТЗ 82” тракторына ия булу бурычын куйган. Программага катнашуга иң өстенлекле проблема итеп шуны күтәреп чыктылар да инде.

Биләмә башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, чараны ачып, көн тәртибен ишеттерде. Җыелышта катнашучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң быелга иң өстенлекле проект буларак Яңа Коты авыл биләмәсенә трактор сатып алуга ирешүне бердәм хупладылар.

Артабан шушы максатта республика бюджетыннан 1000000 сум ярдәм алуга ирешү өчен аның 10 процентын халыктан җыю мөһимлеге турында аңлатылды. Шушы акчаның 15% күләмендә урындагы бюджет акчасы бүленәчәк, тагын 15 процентын иганәчелек ярдәме тәшкил итәчәк. Халык тупланмасын тәшкил итәсе 100 000 акчаны һәр йорт башыннан 1әр мең сум күләмендә тупларга килештеләр.

Программа шартларына ярашлы, проектны башыннан ахырынача күзәтчелектә тоту, шулай ук халыктан акча туплауны да оештыру максатында инициатива төркеме әгъзаларын раслап кую мөһим. Әлеге эшне утырышта бердәм рәвештә халык арасында ихтирамлы авылдашлары Илфак Заһит улы Латыйпов, Гүзәлия Фаил кызы Кәримова, Рифат Шәрифҗан улы Тамимдаров, Илдар Мөгыйм улы Фәррахов, Илгиз Әфләх улы Каһармановка ышанып йөкләтү турында бердәм карарга килделәр. Күтәреп чыккан проектлары җиңеп, янда калдыру мөмкинлеге булган акчага тракторга отвал алып куярга булдылар. Аларга уңышлар юлдаш булсын, дип телибез.

Автор:Илсөяр Гайсина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей