Сынап карарга булдык

Борай культурасы элек-электән кешелек дөньясына мәгълүм. Әби-бабайларның көндәлектә кулланган бу ризыгы соңгы елларда популярлаша башлады. Аңарда унсигез төрле аминокислота, фосфор, кальций, магний, цинк, тимер кебек микро һәм макроэлементлар бар. Гади бодайга караганда борайда тимер, протеин, В төркеме витаминнары күбрәк. Диетологлар да борайның файдасы күп булуын әйтә. Табиблар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучыларга, ашкайнату системасы начар эшләгәннәргә шулай ук борай ашарга куша. Иммунитетны ныгыту өчен дә борай ашарга кирәк. Анда клетчатка да күп, шуның белән ул шикәр һәм холестерин күләмен көйләп торырга ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк: борай минераль ашламаларга бәйсез, ягъни ул үскән басуга гербицидлар, инсектицидлар бөтенләй кертелми. Шуңа да ул экологик яктан чиста продукт буларак санала. 
Районыбызның кайбер хуҗалыклары да бу төр культураны чәчеп карарага булдылар. Әлегә “Колос” һәм Ленин исемендәге хуҗалыклар борай культурасын беренче булып чәчтеләр. Ленин исемендәге хуҗалыкның Тукай һәм Силасау авылы янындагы басуларында бу культура 77 гектар мәйданны били. Хуҗалык механизаторы Рөстәм Солтанов ярдәмчесе Данил Мостафин белән җир куенына яңа төр орлык салуда бик тырышып эшлиләр. “Кейс” тракторында яңа, заманча чәчү агрегаты белән бик күп басуларны иңләп, чәчү вакытында күп көч салганнар. 
– Бу культурасы безнең өчен яңалык инде ул, элек мондый орлык чәчкән юк иде. Шулай булса да, җитәкчебез аның зур табыш китерүенә ышанып, сынап карарга булды,– ди механизаторлар.

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей