Сыер савучы хезмәте – хөрмәтле
Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, ныклы сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. Тугай авылында яшәүче Ләйсән Сәләхова әнә шул сыйфатларга ия.
Ул яшьли сыер савучы булып эшли. Соңгы ун елда – “Урожай” хуҗалыгында машина белән саву операторы. Биредә бүген 500 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 260 савым сыеры. Һәр малдан көненә уртача 11,3 литр сөт савып алалар.
Комплекста 6 сыер савучы бар, алар ике сменада эшли (өчәр кеше). Һәр оператор сменада 50шәр сыер сава. Саву аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Саву җайланмаларын әзерләргә, саву стаканнарын кидерергә һәм салдырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, мәшәкать җитәрлек. Эш урынын, саву механизмнарын чисталыкта тоту да зарур. Ләйсән Сәләхова эшен яратып башкара.
Тормыш иптәше Фәдис тә шушы хуҗалыкта терлекче булып эшли. Эшен намус белән башкара, кушканнарны җиренә җиткереп үти. Бик җаваплы, тырыш кеше ул, хуҗалыкта иң яхшы эшчеләрнең берсе.
Ләйсән ханым уңган хуҗабикә дә. Үзләренең шәхси хуҗалыкларында да мал-туарны күпләп асрыйлар. Бакчаларында бәрәңге, төрле яшелчәләр үстерәләр. Һәр эшне ире Фәдис һәм балалары белән бергәләп эшлиләр.
Автор:Гульназ Хузина