Сугыш ветеранын искә алып
Фазлиәхмәтов Габделкавый Закир улы 1921 елның 16 маенда Борай районы Абзай авылында туа. Ул балачактан ук авыл тормышын һәм туган як табигатен, барыннан да бигрәк атларны ярата һәм Сабантуйларда ат чабышларында катнаша. “Габделкавый ул бик җитез , уңган кеше” –диләр авылдашлары. Ул күп кенә авылдашларын ат тәрбияләү серләренә өйрәтә. Вакытында Абзай авылының башлангыч мәктәбендә укыган, беренче укытучысы Хәмит Бикметовичны да сагынып искә ала.
Советлар Союзы армиясе сафларында хезмәт иткәнчегә кадәр , бригадир булып эшли .. Аның белән эшләгән авылдашлары бүген дә бригадирның җаваплылыгын, гаделлеген һәм хезмәт сөючәнлеген билгеләп үтәләр.
1939 елда Габделкавый ага армиягә алына, язмыш аны дошман утына ташлый. Әйе, язмыш берәүне дә кызганмый. Ул сугыш авырлыкларын үтеп, Финляндия һәм Япониягә тиклем барып җитә. Армия хезмәтен 1939 елдан башлап 1947 елга тиклем кадәр үти. Сугыштан бик күп бүләкләр белән кайта: "2 дәрәҗә Дан ордены", "Ватан сугышы ордены", "Георгий Жуков медале", "Японияне җиңгән өчен”.” Әмма сугыш яралары бүген дә үзен сиздерә.. Табиблар тән авыруын җиңеләйтсә дә, коточкыч сугыш михнәтләре онытылмый , мәңгегә йөрәккә сеңеп калган”.,-ди ул.
Сугыштан кайтканнан соң ул яңадан бригадир булып эшли башлый.Бу еллар авыр , җирләр уңышсыз була, яхшы уңыш алу өчен күп көч салырга туры килә, әмма , сабырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында зур уңыш алуга ирешелә. Габделкавыйны һәм районнан тагын берничә гаиләне дала җирләрен эшкәртү өчен Зилаир районына җибәрәләр. Зилаир районыннан кайткач, бригадир булып эшләвен дәвам итә. Аның җитәкчелегендә барлык планнар да вакытында,төгәл үтәлеп килә .
Соңнан Каратамак авылы фермасында көч сала, һәрвакыт иң яхшы хезмәткәрләр исемлегендә була . Лаеклы ялга чыккач та әле күп еллар туган җиренә хезмәт итеп, Мактаулы колхозчы исеменә лаек була.. Габделкавый ага 5 бала тәрбияләгән,тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышка ирешкән хөрмәтле ветеран.