Сөя кызы – Ишәле йолдызы

Фәния Тәхәветдинова министрларның “кулы җитмәгән” мәсьәләләрне хәл итүне дә хәстәрли.Күңелеңдәге соңгы җылы тамчы “тып” итеп җиргә тамып югалырга торганда кешеләргә бар. Моңа кадәр таныш булмаган күзләргә кара, әлегә синең өчен яңа булган фикерләргә колак сал. Моның өчен сикәлтәле юллар узарга кирәк булса да, курыкма, ул юлларда күңел юшкыннары коелып калгач, күрерсең, юлың бушка булмаячак! Мәчетле районындагы төпкел авылларның берсе Ишәледә булганда без моңа тагын бер кат инандык.

Чынында исә, анда барганда күңел юшкыннары гына коелмады бугай. Без утырган машина юлның яртысыннан күбрәген сикереп узды. Ә инде киртәсез агач күпердән чыкканда, аның астыннан йөгереп аккан сай гына елга да шаулы-шомлы диңгез кебек күренде. “Бу күпердән бер генә министр узмады инде, – диде шофер абый. – Барысы да аны төзекләндерергә вәгъдә итеп китте”. Ярый әле безнең янда министр юк, колак очы да кызарыр иде.

Ниһаять, авылга килеп кердек. Башкаладан кадәр мәкалә герое эзләп килдек бит, хәзер күрәбез инде үзен!
Безнең каршыга яңа гына матурлык салоныннан чыккан кебек кыяфәтле көяз ханым килеп чыкты, чәчләр, керфек, кашлар – барысына да оста куллары тигән. Менә сиңа мә, төпкел авылда яшәп ятучы 64 яшьлек апа булырга тиеш иде бит үзе...
Танышабыз. Фәния Тәхәветдинова, 1958 елның 3 июлендә Ишәле авылында туган. Беренче һөнәре – пионервожатый. Аннары – китапханәче, тракторчы, клуб мөдире, авыл Советы секретаре, парторг, пешекче, эшкуар... Янә 4 бала анасы, шагыйрә дә әле! ...Машина чыннан да каты селкеткән бугай, болар барысы да бер башка сыймый тора. Сүзне яңа танышыбызның үзенә бирик, булмаса:

– Мин шушы авылда биш балалы гаиләдә бердәнбер кыз булып туганмын, – дип сөйләп китте ул, матур күзләренең нурлы карашын күңел төбенә төбәп. – Әтием Илһам Әхкам улы 1918 елда туган яшьтәшләре белән 1939 елда армиягә алынган. Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә хәрби хезмәт юлын башлаган. Бөек Ватан сугышы башлангач, шунда ук фронтка алынган. Җиде ел буена кулыннан корал төшмәгән аның. Сугышны Ерак Көнчыгыштагы канкойгыч алышларда тәмамлаган. Нәкъ шунда яртылаш суга баткан окопларда үпкәсенә салкын тидереп, аның яртысын югалтып, көч-хәл белән авылына кайтып җиткән. Кайткач, авыл Советын да җитәкләгән, башка җаваплы урыннарда эшләгән. Әнием Нәҗибә Исрафил кызы районыбызның Мәләкәс авылыннан. Алар матур гаилә корып, 5 балага гомер биргәннәр.
Укуны туган авылым мәктәбендә башладым, 4нче сыйныфка 7 чакырым ераклыктагы Теләш мәктәбенә бардым. Сабакташлар белән көненә ике дә барып кайта идек анда, бик теләп укыдым, актив булдым. Хыялым китапханәче булу иде, чөнки китап укырга яраттым. Уфада техникумга барырга соңга калгач, күрше Коргат авылы мәктәбенә пионервожатый итеп алдылар. Язмыш менә шундый борылмалы юллар белән мине гомерлек мәхәббәтем алдына чыгарып куйды – мин шушы авыл егете Ралиф Рафаэль улы белән таныштым. Ул армиядән кайткан иде. Уфа авиация институтына укырга керде. Мин китапханә техникумында укыдым. Үз һөнәрем буенча Чакмагыш районында, үзебезнең районның Мөслим авылында эшләп тә алдым әле. Гаилә коргач, иремнең туган авылында төпләндек. Ул инде беренче институтын тәмамлап, янә авыл хуҗалыгы белгечлеген үзләштерә иде.
Ул чорда бөтен ил буйлап кызлар тракторга утыра башлады. Мин дә җөрьәт иттем. “Алтай Т4-А” тракторында көндез үзем эшләдем, төннәрен – ирем. Әлеге һөнәрем буенча уңышларым республика дәрәҗәсендә билгелелек алды, 1981 елда миңа “именной” “Т-150” тракторы бирделәр. Ул елларда колхозга техника кайтару бик зур мәсьәлә иде, бу бүләкнең бәясе дә бик югары булды. Икенче улыма декретка чыгар алдыннан, мин аны бик уңган тракторчы егеткә ышанып тапшырдым.
Ә бала ялыннан чыккач, авыл Советына секретарь итеп чакырдылар, аннары биредә эшләр башкаручы булдым. Бу вакытта инде минем югары белемле инженер ирем тракторчы, бригадир булып, читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, биредәге Чкалов исемендәге колхоз рәисе итеп сайланган иде. Шул арада йорт салдык, янә ике улыбыз туды. Мине колхозның партия оешмасын җитәкләргә куйдылар. Белемем җитмәвен тойдым һәм БДУның юридик факультетына укырга кердем. Тормыш шулай гөрләп барды. Колхоз рәисе белән парторг эштә ярыйсы гына дус булып йөрсәк тә, өйгә кайткач, эш буенча “ду” килеп талаша идек. Аннан култыклашып клубка чыгып китәбез. Анда һәрвакыт кызыклы “Зәңгәр ут”лар, башка шундый чаралар оештырабыз. Улларыбыз үсә башлагач, аларны укытырга, тормышта үз урыннарын табарга җиңелрәк булсын дип, Первоуральск шәһәренә күченеп киттек. Үземнең әтием хәрби хезмәткә алынган, ирем туган, улыбыз да бирегә кунакка килгәч дөньяга аваз салган, шушы шәһәр хөрмәтенә Урал дип исем кушылган – бер сүз белән әйткәндә, шушы шәһәр безне һәрвакыт үзенә чакырып торгандыр, күрәсең. Анда да җитәкче вазыйфалар башкардык, балаларга төпле белем бирдек. Алар бүгенге көндә биредә югары урыннарда эшли, дүртесе дә бергәләп “Каравай” дигән предприятиедә икмәк һәм икмәк әйберләре пешереп сату белән шөгыльләнә...
Менә, ичмасам, тормыш китабы! Хезмәт кенәгәсендә бер генә язма булганнарны хөрмәт итәргә өйрәнгән безнең кебекләргә бу “кенәгә” маҗаралы әсәр кебек тоелды. Ә маҗаралар бүген дә дәвам итә әле.

2017 елда Ралиф абый белән Фәния апа Ишәле авылында авылдашлар очрашуын үткәрергә була. Билгеле инде, бу авылны да заман җилләре урап узмый, колхоз тарала, яшьләр читкә китеп төпләнә, кайтсалар, җәй кайтып кына урыйлар. Ә авылда яшәүчеләрнең күбесе өлкән яшькә җитеп бара. Авылны ничек җанландырып җибәрергә? Тәү башлап аны матурларга кирәк. Тәхәветдиновлар авылга 2 тонна буяу кайтарта. Моңа кадәр буялмаган койма, капкалар, йорт аллары буяла. Сатып алырга хәленнән килмәгәннәргә аны бушка тараталар, иренми эшлә генә!
– Шушы авылда туганга күрә, мин биредәге һәркемне яхшы беләм, үзен генә түгел, күп очракта ата-анасын, әби-бабасын да әле. Еш кына гөрләп яшәп килгән нәсел, безнең көннәрдә югалып кала, эшсезлек, шуның аркасында килеп чыккан авырлыклар баса кешене. Мин аларның күңел төбендә күмелеп бара язган нурны тартып чыгарырга тырышам, иңнәрен турайтырга булышам. Максатыма ирешсәм, миннән дә бәхетле кеше юк! – ди Фәния ханым.
Гөрләп уза авылдашлар бәйрәме! Күптән очрашмаган якын кешеләр бергә җыелып, авылга кот кайтуына сөенеп бетә алмый. Һәм шуннан соң боз кузгала.
Тәхәветдиновлар Первоуральскида яшәп, туган якны тергезүгә кушылып китә. Еш кына үзләре башлап йөрүче була. Әле 2015 елда ук, халык ярдәме белән, җимерелеп барган клуб төзекләндерелә, койма белән уратып алына, зиратта даими тазарту, төзекләндерү эшләре бара, соңрак “Кояшкай” балалар мәйданчыгы төзелә, ир белән хатын икесе дә туган авылларында Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә стела эшләтә. Коргат авылында мәчеткә ярдәм итә, Теләш авылы мәктәбенә ел саен Яңа ел кичәсе оештыруга матди ярдәм күрсәтә... Санап бетерерлек булмады бугай изге эшләре. Әйдәгез, аларның иң зурларына тукталыйк.
2019 елда Тәхәветдиновлар Ишәле авылында “Илһам” мәчетен салдыруга тотына. Ата-ананың дүрт улы да аларга, һәрвакыттагыча, иңен куя. Май аенда халык җыйган акчага нигез салына. Ә дүрт айдан ярымайлы манарасы белән заманча мәчет бинасы калкып чыга. Аны Үзбәкстаннан килгән төзүчеләр бригадасы шундый кыска вакыт эчендә төзеп, эчен, түбә кыекларын агачтан сырлап эшли, мөнбәрен дә агачтан сырлап юна. Аның эчендә – гаҗәеп хуш агач исе, авыл апалары бәйләгән утыргыч япмалары, Ралиф абыйның туганы һәм шушы авыл кияве агачтан юнып ясаган җиһазлар. Мәчет янында тагын бер балалар мәйданчыгы бар. Аннан бирегә сабыйлар керә. Һәр җомгада намаз укыла. Күрше Мөслим авылыннан килеп йөрүче имам Тәлгать хәзрәт тәкъдиме белән, мәчет янына янкорма төзелә. Анда учакта ризык әзерләү өчен корылмалар булачак, өстәлләр сузылачак. Авылдашлар дини бәйрәмнәрне шунда үткәрәчәк.

Ишәле авылында “Атайсал” республика программасына нигезләнеп салынган янә бер объектны, югарыда әйткәндәй, “зурлар”дан санарга була. Ул – 2021 елда ишекләрен ачкан икмәк пешерү цехы. Аны да Тәхәветдиновларча тиз төзиләр, 10 көн эчендә җыелма бинаны субайларга утыртып, җиһаз, корылмалар алып, эшләтеп тә җибәрәләр. Фәния Илһам кызы үзе янына ике авылдашын алып, эшкә өйрәтә. Апалар янына хәзер ике яшь кыз да эшкә кайткан. Икмәк, пироглар пешерелә торган мичләр заманча технологияле, шуңа да алары янында хуҗабикә үзе басып тора. Әзер продукцияне махсус машинада экспедитор тарата, авылдашлар да бик теләп сатып ала. Ә аена ике тапкыр аны авылдагы сугыш, хезмәт, тыл ветераннары, күпбалалы гаиләләр, “кайнар нокта”ларда булганнарга бушлай китереп бирәләр. Биредә икмәк һәм икмәк әйберләре колмакка баш ясап әзерләнә. Тәме – телеңне йотарлык диләр! Шуңа күрә, иң ерак авылларда да аны көтеп алалар. Әмма...

Их, шушы юллар! Җәен-көзен бөтенләй узып булмаслык хәлгә килгән урыннары да күп була шул. Фәния Илһам кызы төзекләндерү хәстәре белән йөри башласа, юл хезмәтеннән аңа: “Сезнең ул күпердән ничек материал ташыйсың, башта аны карарга кирәк”, – дип, без дә узган “министрлар күпере”нә ишарәлиләр. Ә кайсы берәүләр: “Сиңа болар барысы да нигә кирәк соң, яшә үз җаеңа, дөнья гиз, ял итеп йөр”, – ди.

Дөресен генә әйткәндә, безнең дә башка шундый уй килгән иде... Күптән түгел Фәния апаның җан яры Ралиф абый үлеп киткән. Алар, Илһам абый васыять итеп калдырганча, авылдагы төп йортны зурайтып, заманча җиһазландырып яши башлаган булганнар. “Дүрт сәгать эчендә алып китте йөрәк өянәге”, – ди Фәния апа. Хәзер инде ул 4 улына, аларның гаиләләренә таяна. Алары атна саен диярлек кайтып тора, бөтен матди мәсьәләләрне башкара, әниләрен алып китеп кунак итә. Теләсә, дөньяның иң затлы курортларына да җибәрә ала...
– Соңгы тапкыр кайсы диңгездә ял иттегез?
– Минем, гомумән, диңгез күргәнем юк! Студент чакта Әстерханга карбыз җыярга барганда Иделне күргән идем...

Баксаң, Фәния апа өчен иң тансык сулык – ул авыл яныннан аккан Сөя елгасы икән. Бу хакта ул билгеле шагыйрь Рәшит Әхтәри сүзләре белән аталган “Ишәлем, Сөям – туган оям” дип исемләнгән җыентыкка кергән шигырьләрендә дә күп яза.
Бу көннәрдә ул, авылдашлары белән бергәләшеп, төзекләндерү эшләре белән мәшгуль, янә бөтен авылга җитәрлек мул сулы кое булдыруны кайгырта. Онга һәм башка товарларга хаклар күтәрелү сәбәпле, пекарнясын саклап калу хәстәре белән яна... Теленнән авылдашлары исемнәре төшми, шуның белән моны эшләдек, моның белән шуны, янәсе.
Юлсызларга да юл күрсәтә торган туган як йолдызы булып күренде ул безгә. Арма-талма, туры юлыңда тайма, Сөя кызы – Ишәле йолдызы!

Резида ВӘЛИТОВА.
Уфа – Устьикин – Ишәле – Уфа.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей