СӨТ ЖИТЕШТЕРҮ БУЕНЧА АЛДЫНГЫЛАР
20 января 2020
“Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе “ җәмгыятенең Уйбулат сөтчелек комплексында сыйфатлы продукцияның чишмә башы бозаулар тәрбиясеннән башлануын яхшы аңлыйлар. Биредә һәр терлекне кадерләп үстерергә тырышалар. Нәтиҗәсе дә күренә-сәламәт бозаулардан үскән сыерлар сөтне дә мул бирә. Комплексның тырыш терлекче-савымчылары үз төркемнәрендәге һәр сөтлебикәдән тәүлегенә уртача 23 килограмм сөт савалар,көн саен 20 тонна продукция җитештерәләр.