Сөт елгасы мул булыр

Район фермаларында җаваплы чор – малларны кышлату бара. Аннан да бигрәк бу гомум көтүнең киләчәгенә нигез салыну чоры, чөнки савымнар, малларның артымы, баш саны саклап калынуы терлекчеләрнең эше дөрес оештырылуга, үзенә беркетелгән участокта эшне ничек башкаруына бәйле.

Күптән түгел Әҗәк авылы сөтчелек фермасына голштин токымлы 40 баш башмак кайтарылды. Алардан махсус анализлар алынган, ясаласы прививкалар эшләтелгән. Башмакларны кулга һәм савымга өйрәтү өчен савучылар махсус тараклар белән тарыйлар.
–Тиздән алар бозаулый башлый, савым сыерына әйләнә, шунлыктан савучыларга ияләшсен һәм савым вакытында тыныч торсыннар өчен бу процедура башкарыла,–ди савучылар. Биредә 200 баштан артыграк мал асрала, аларны кадерләп тәрбиялиләр. Сөтчелек фермасы мөдире Ольга Алексеева:
– Ферма коллективы зур түгел, әмма эшсөяр – барысы да терлекчелек эшенә гомерен багышлаган тәҗрибәле кешеләр. Терлекчеләр Аркадий Игнаев, Таһир Нафыйков, Зинфир Әхияров (рәсемдә) әйбәт эшли. Бозауларны саклап калуга һәм аларның артымына аерым игътибар бирәбез. Шунысын әйтергә кирәк, безнең савучылар бозауларны бала караган кебек карый. 20 көнгәчә үзләре тәрбияли, сөт эчерә, сәламәт булып үссеннәр өчен тырыша,–ди.
Кышлату чорында терлекләргә дөрес итеп төзелгән рацион булу мөһим. Әҗәк сөтчелек фермасында көн саен баланслаштырылган азык –20шәр килограмм сенаж, һәрбер баш малга ике килограмм фураж һәм тоз, акбур салына. Мал азыгы ферма янында азык бирүче җайланмада буталып, прицепларга төялеп, аннары хуҗалыкның барлык терлекчелек фермаларына таратыла. Тиздән биредәге башмаклар һәммәсе дә бозаулап, хуҗалыкка зур табыш китерер, дигән өмет белән янып эшли терлекчеләр.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей