Сокланырлык гомер юллары

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә үзе бер мәртәбә! Бигәнәй авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе Әһәлия һәм Зөфәр Галимовлар шушы көннәрдә бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләде.

Зөфәр Гарифҗан улы шушы авылда күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Авыр сугыш елларына туры килә аның балачагы. Шуңа күрә балалыктан да иртә чыгарга туры килә Зөфәр абыйга. Башка туганнары кебек үк, дөнья йөге тәртәсенә җигелә. Гомер буе уңган була ул, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Бигәнәйдә башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Чалкакка йөреп белем ала. Ничәмә километр юлны җәяү үтәрлек көч тә, дәрт тә булган бит! Укудан соң мәктәптә узган чараларда катнаша. Аннары инде колхозда плугарь булып эшли.Авыр булса да, ул еллар иң татлылары булып хәтер сандыгында саклана. Хабаровск краенда хезмәт итеп, рухын ныгытып, тәҗрибә туплап, туган якларын сагынып кайта. Бәхетен читтән эзләми, киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар итә егет. “Искра” колхозында шофер булып эшен дәвам итә. Аннары колхоз рәисе шоферы булып та, механизатор булып та, колхозның төрле эшләрен намус белән башкара ул.
Туган авылына ямь биреп, кош-кортларга су чыганагы булган Өя елгасының икенче ярында яшәүче Әһәлияне гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый. Бербөтен булып яшәгәндә генә ныклы гаилә корып булуын аңлый алар. Биш кыз һәм бер улга гомер бүләк итеп, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбиялиләр.
Әһәлия апа яшьли Чалкак участок дәваханәсендә шәфкать туташына укып, хезмәт юлын кешеләр сәламәтлеге сагында торудан башлый. Аннары инде Каенлыкта сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Балаларын олы тормыш юлына бастырганнар. Аларның барысы да үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып, тормыш көтәләр. Бүген инде онык-оныкчалары уңышлары белән сөендереп торалар. Әткәй йорты – алар өчен изге, якты һәм иң җылы урын. Еш кына газиз кешеләре янына җыелалар. Шундый күркәм гаилә бәйрәме уңаеннан да Галимовлар йорты шатлыклы көлүдән, изге теләкләрдән яңгырап торды.
Бүгенге тормышларына авылда сокланмаган кеше юктыр. Гомер буе эшләп яшәгән кешеләр, бүген дә эшсез тора алмый. Элеккечә күпләп мал асрамасалар да, кош-кортлары бар, зур бакча үстерәләр. Теплица куеп, Зөфәр абый иртә яздан көзгә кадәр шунда мәшгуль. Тырышлыклары буш китми – мул уңыш җыеп алалар.
Шулай бер-берсенә терәк, балаларына һәм авылдашларына үрнәк булып тормыш юлыннан атлауларын дәвам итә Галимовлар. Киләчәктә дә барыр юллары бәрәкәтле булсын, балаларының, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей