СОКЛАНЫРЛЫК ГОМЕР ЮЛЛАРЫ

60 тапкыр бергә җәйләр килгән,

 60 тапкыр салкын кышлары.

 60 тапкыр яз җылысын тоеп

Җимеш биргән алтын көзләре.

    Урамда ап-ак кар ява – җылы февраль кары. Шаян җилләр кар бөртекләрен очырта-очырта һавада бөтерәләр. Кайчан гына әле тулышкан бөреләре белән сөендереп язлар килгән иде, чәчәкле җәй артыннан сары көзләр, ап-ак кышлар....Һәм менә тагын – табигатнең язга таба авышкан матур мизгелләре!

     Кеше гомерен  дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлардыр. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзгә матурлыкка ия.  Гомер мизгелләре кеше хәтеренең тирән бер почмагында серле сандык кебек урын ала да, ак карлар булып чәчләргә куна, язмыш сукмаклары булып йөзләргә уела.  Картлык – шатлык түгел, дисәләр дә, бай тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл утырткан, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы апаларны , ак түбәтәй кигән абыйларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың. Ничек яшәсәң дә, нинди эшләр кылсаң да, бер генә адәмне дә читләп үтми бу гомер дигәннәрең.

   Әйе, Киндеркүл авылында да матур картлык каршылаучы , озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр бихисап.

      Наил һәм Әлфинә Сибәгатуллиннар – матур гомер кичергән шундый парларның берсе.  Аларның  60 еллык гомер тарихларына күз салып, язарга утырсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә , ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган матур парларның үткән тормышларына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел.

      Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннән соң да инде 60 ел гомер үтеп киткән. 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит – бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!     Наил абый белән Әлфинә апа Киндеркүл  авылында туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Кечкенә вакыттан ук бер-берсенә тартылган күңелләр яшүсмер чорында саф мәхәббәткә бөреләнеп, чәчәк ата.

    Моннан 60 ел элек, 1960нче елның 19нчы февралендә көнне, бөтен дөнья ап-ак карга күмелгәндә, ак бәхетләр яуганда Әлфинә апа Наил абыйлар йортына килен булып төшә.  Аларның икесенең дә балачагы, яшьлек еллары авыр елларга туры килә. Тормышлары җиңелдән башланмаса да, зарланырга күнекмәгән алар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр.Наил абый  гомерен  “Авангард ” колхозына багышлый, склад мөдире булып  эшләп, хаклы ялга чыга. Әлфинә Гәйнислам кызның да бөтен гомере эштә үткән. Аларның тормыш юлы күпләргә, балаларына, авылдашларына үрнәк булып тора. Алар икесе дә – хезмәт ветераннары, бик күп Почет грамоталары, Мактау кәгазьләре бар.

    Яшьләре олы булуга карамастан, бүгенге көндә дә алар тырышып дөнья көтәләр.  Яз җитүгә икәүләшеп  бакча эшләренә  тотыналар. Наил абый бакчага җан кертеп, умарталарын чыгарып тезә. Шул көннән башлап үзләре кебек тырыш бал кортлары ярыша-ярыша бал җыя. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бирә. Аның янында сарай тулы мал-туар. Йортлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора, ә аннан  бервакытта да  кеше өзелми. Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар – шундый йола. Чәй эчкән арада: «60 ел бергә бәхетле гомер итүнең серен ачыгыз әле?” – дип сорадым.

– Бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү – иң мөһиме ул, балам! Үз горурлыгыңны бераз тоеп, иптәшеңнең сүзен дә тыңлап, , киңәшләшеп яшәргә кирәк.  Бүгенге яшьләр  барысына да ия: фатир, машина, кияргә кием, ашарга ризык. Тормышлары җитеш булгач, кайгырыр урын юк. Күңелләренә башка яман уйлар килә, күрәсең: гаилә кыйммәте югала, хыянәт арага керә, аерылышулар күп. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың. Безнең дә төрле чаклар булгандыр инде, балам. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Без начар яшәмәдек. Апагыз бик уңган, тырыш кеше, – дип, Наил абый сүз башлады.

 – Аллага шокер,  тормышыбыз җитеш. Сәламәтлек булса, Наил абыегыз белән тигез булсак, безгә башка берни кирәкми. Балаларыбыз кайтып хәл белсәләр, шул җиткән. Калган гомерләрне тынычлыкта үткәрергә язсын. Мин үзем,балам, абыегыз белән бер авырлык та күрмәдем. Ул һәрчак тормышыбыз матур, рәхәт булсын,  дип тырышты. Мин аңа бик рәхмәтлемен! –дип Әлфинә апа да гомер юлдашына яратып, наз тулы мөлаем җылы карашын төбәде.

Еллар сукмагыннан горур атлап,

Сикәлтәле юлдан абынмый

60 ел бергә гомер үтеп киткән,

Ару-талулар да тоелмый.

     Чыннан да, шигырьләрдә әйтелгәнчә: шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып биш бала дөньяга килгән. Бишесенә дә яхшы тәрбия һәм югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Тик, бик кызганыч, бүгенге көндә олы уллары гына  араларында юк. Язмышларында зур югалтулар кичерергә дә насыйп булган аларга. Моның өчен Ходайдан сабырлык кына сорыйсы кала.

–Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган- сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтлебез. Алар безнең өчен зур бер өлге, туруннары, оныкчыклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шатбыз. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәләмәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар, оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде. Алар безне үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, – ди төп йортта яшәүче уллары Раил абый.

    Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай Наил абый һәм Әлфинә апа Сибәгатуллиннар кебек парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 60 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

    –Көн дә иртән торып үз, аякларыбызда җиргә басабыз, шушы бәхеттән Ходай аермасын!Сез  дә бәхетле булыгыз, тигез яшәгез. Исән-сау йөрегез, балам, "– дип изге теләкләрен теләп мине озатып калдылар Әлфинә һәм Наил Сибагатуллиннар.

Тормыш сынаулары артык бәрелмичә, ачы җилләре каты кагылмыйча, сикәлтәле юллары очрамыйча гына гомер итәргә насыйп булсын. Үзегез үстергән балаларыгызның җылы карашын, ягымлы сүзләрен, изге гамәлләрен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен!Әлфинә апа һәм Наил абый Сибәгатуллиннар гаиләсеннән яшь парлар үрнәк алсын иде.

Кабатланмас инде яшьлек язы,

Җәйләрне дә сагынып сөйләрсез.

Көч һәм дәрман җанда сүрелмәсә,

Моңсу көзләргә дә түзәрсез.

Ә әлегә ап-ак кышларда

Бәрәкәтле гомер кичегез.

60 еллык парлы гомерне

Матур итеп бәйрәм итегез!.

 

Раушания Гәрәева ,  Киндеркүл мәдәният йорты мөдире.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей