Сәламәт бозаулар тәрбияләүче

“Урожай” хуҗалыгының Борай фермасында кышлату чоры уңышлы дәвам  итә. Биредә мул продукция җитештерүгә омтылыш белән беррәттән, яшь үрчем алуга, аларның тәүлек үсешен арттыруга да зур игътибар бирәләр.
Терлекче Гөлнара Хәтмуллина өч айдан биш айга кадәрге бозауларны салкын ысул белән асрау төркемендә эшли.
–  Мин терлекчелек тармагында яңа кеше түгел, 2015 елдан бирле инде. 16 яшемнән әтиемә ияреп, яшь үрчем тәрбияләүдә булыша идем, хәзер менә үзем дә бозаулар карыйм. Хезмәтемне яратып башкарам. Бозауларны рацион буенча вакытында ашатабыз, асларын җыештырабыз. Шуңа күрә сау-сәламәт булып үсәләр. Бүгенге көндә минем  карамакта 140ка якын бозау бар. Узган айда аларның һәркайсыннан уртача 630ар грамм тәүлеклек үсеш алдык. Алты айдан соң аларны бер елга кадәрге бозаулар төркеменә тапшырабыз, – диде Гөлнара. Җитәкчеләре дә бозау караучы хезмәтеннән канәгать.
– Алар эшләгән бинага кайчан керсәң дә, бөтен җирдә тәртип, чисталык булуына игътибар итәсең. Бозаулары вакытында ашатылган, эчерелгән. Терлекчеләр алдына куелган төп бурыч – яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү, тәүлеклек үсешен арттыру, – ди җитештерү буенча директор урынбасары Леонид Алексеев.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей