Шәһәр мохите – авыл мәнфәгатьләрендә

Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, районыбызда эшчәнлек алып баручы оешма, предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләренең урыннарга чыгып, авыл биләмәләрендә үткән хакимият көннәрендә катнашуы дәвам итә. Чираттагы шундый чара Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе үзәгенең мәдәният йортында үтте, аның эшендә шулай ук “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе, биредәге оешмаучреждениеләр җитәкчеләре, биләмә Советы депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм авыллар халкы катнашты. Чараны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы аның икътисад һәм финанс мәсьәләләре буенча урынбасары, финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов бүгенге аралашуның максатлары, көн тәртибе белән таныштырды, халыкны үзләрен борчыган сорау-үтенечләрне биредә утыручыларга җиткереп, тулы җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланырга чакырды. Иң тәүдә биләмә хакимияте башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев узган елдагы эшчәнлекләре турында тулы хисап тотты. Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе районда иң зурларыннан санала, ул Иске Калмаш, Яңа Мортаза, Болгар һәм Кавказ авылларын берләштерә. Биредә барлыгы 2087 кеше яши, 836 шәхси йорт хуҗалыгы теркәлгән, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгы, 8 шәхси эшкуар бар. Социаль тәгаенләнешле объектлар исәбенә Иске Калмаш урта мәктәбе, 2 балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, модельле китапханә, участок дәваханәсе, Саклык банкы һәм “Русия почтасы” бүлекчәләре керә, аларда дистәләгән кешеләр тотрыклы эш урыны һәм хезмәт хакы тапкан. Биләмә территориясендә шулай ук “Транснефть” акционерлар җәмгыятенең линия нефть кудыру станциясе, “Связьтранснефть” җәмгыятенең элемтә узелы, “Башнефть”нең кабул итү-тапшыру пункты, “Октябрь” һәм “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, Чакмагыш тораккоммуналь хуҗалыгы һәм су белән тәэмин итү предприятиесе участоклары эшчәнлек җәелдереп, күп кешеләрне эшле итә. Биредәге мәктәп һәм мәдәният йорты халыкның сәламәт яшәү өлкәсенә омтылышына һәм мәдәни-рухи ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерүгә йөз тоткан. Әлеге учреждениеләр тәрбияләнүчеләре спортта, үзешчән сәнгатьтә сизелерлек уңышлар яулый, район һәм республика күләмендә үткән барлык чараларда да активлыклары белән аерылып тора. Районда беренчеләрдән булып модельле китапханә статусына ия булган авыл китапханәсе бай фонды һәм күләмле материаллары белән укучыларны һәм яшьләрне генә түгел, бөтен авыллар халкын патриотик, әхлакый һәм мәдәни тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертә. Биләмәдә яшәүчеләр биредәге һәр чарада актив катнашулары белән аерылып тора. Күмәк көч белән санитар тазарту һәм төзекләндерү өмәләре үткәреп торалар, “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә йөз төптән артык чыршы, нарат һәм миләш үсентеләре утыртканнар. Нефтьчеләр урамындагы күпкатлы торак йортларда яшәүчеләр биредәге “Октябрь” кооперативы, төрле оешмалар, эшкуарлар ярдәме белән искереп, хәвеф белән янаучы тузган каралты кураларны сүтеп, территорияләрен тәртипкә китергәннәр. Шулай ук күмәкләшеп балалар мәйданчыгын сафка бастырганнар, аның тирәягын киртәләп алганнар. Зиратларны, елга буйларын, тыкрыкларны җыештыруда да авыллар халкы активлыклары белән аерылып тора. Узган елда төзү-төзекләндерү юнәлешендә шактый зур күләмле эшләр башкарылган. Җирле инциативаларны хуплау программасы чикләрендә Гагарин, Революцион һәм Габдулла Тукай урамының ярты өлешендә яхшылап юл күтәртеп эшләнелгән. Бу җәһәттән “Октябрь” кооперативы акчалата иганә ярдәме генә күрсәтеп калмаган, ә транспорт та бүлгән, өстәвенә үз территориясендәге карьердан яхшы сыйфатлы комташ белән тәэмин иткән. Урындагы бюджет исәбенә Галимовлар урамындагы юл тәртипкә китерелгән, район бюджеты ярдәмендә Тынычлык урамында ярты километр юл эшләнелгән. Республика бюджетыннан өстәмә акча бүленеп, Болгар авылында Сәхибҗамал урамы юлы ремонтланылган. Иске Калмаш үзәге Тынычлык урамында республика бюджеты исәбенә асфальт салу 7200 мең сумлык булган. Биләмә үзәгендә һәм башка авылларда караңгы мәлдә урамнарны яктырту системасына капиталь ремонт юнәлешендә байтак күләмле эшләр башкарылган. Бу эштә үз округларыннан муниципаль район Советы депутаты Рөстәм Равил улы Йосыповның ярдәме зур булган. Район үзәк дәваханәсе көчләре белән Иске Калмаш участок дәваханәсендә тәрәзәләр алмаштырылган, ремонт үткән, материаллар сатып алуда “Октябрь” кооперативы иганә ярдәме күрсәткән. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең яңа программасына күчү сәбәпле заманча өлгеле чүп-чар туплау контейнерлары сатып алуга, аларны кую мәйданчыклары булдыруга шактый акча юнәлтелгән. Берьюлы чүплекләрне ябып, культивацияләү үткәрелгән.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей