Шаулап үссен утырткан агачлар

“Яшел Башкортстан” экологик акциясе матур традициягә әверелде. Әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатыннан оештырылган бу акциядә елдан-ел күбрәк кеше катнаша. Тоташ гаиләләр белән катнашучыларның булуы аеруча сөенечле, балалар да бәләкәйдән агач утыртырга кирәклеген белеп үсә. Быел агачларны 23 апрельдә, кояшлы шимбә иртәсендә утырттык. Акциядә БРның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Марат Кашаев та катнашты. “Мондый акцияләр табигатьне саклау, әйләнә-тирәбезне яшелләндерү генә түгел, бөтен халыкны берләштерү ул”, – диде район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев Вострецово авылында агач утырткан мәлдә.
Башка еллардан аермалы буларак, быел агач утырту берничә мәйданчыкта берьюлы барды. Вострецово авылында яңа төзелгән храм янында алмагачлар, груша агачлары һәм чыршылар утыртылды. Тау башында авылны ямьләп утырган храмның әйләнә-тирәсе берничә елдан яшеллеккә күмеләчәк. “Пионериянең 100 еллыгына – 100 агач” лозунгы астында Борайның Ә.Закиров урамындагы буш урында миләшләр утыртылды. Ленин урамында “Башкорт ихаталары” программасы белән төзекләндерелгән күпфатирлы йорт яны территоиясен яшелләндерү бара, аны миләшләр бизәячәк. Ә район мәгариф бүлеге бинасы янында Үзәк мәйданда каштаннар урын алды. Башка елларда утыртылган, әмма тамыр алалмаган, корыган агачлар да яңаларына алыштырылды. Бу көнне “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылучылар күп иде. Мәсәлән, “Диңгезчеләр туганлыгы” оешмасы әгъзалары да бергәләшеп, Үзәк мәйданда үзләре куйдырган якорь янында агачлар утыртты. 
Акциядә районның барлык учреждение, оешма коллективлары да актив катнашты. Бу көнне бердәмлек күрсәткән борайлыларның эше бушка китмәсен, агачлар үссен өчен гражданнарга урамда мал-туарын, кош-кортын йөртмәскә кирәк. Югыйсә бездә, кызганычка каршы, авыл биләмәсе хакимиятенең  төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаган хуҗаларның кәҗә-сарыклары әледән-әле урамда йөрүе табигый хәлгә кергән. Утырткан агачларыбыз шаулап үссеннәр, урамнар, парклар, ихаталар яшеллеккә күмелсен.

Венера Арсланова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей