СӘФӘРЕБЕЗ УҢЫШЛЫ БУЛДЫ

Шәҗәрә ул – үткәннәрдән Киләчәккә тәрәзә. Һәр халыкта, һәр заманда Шәҗәрәдә дәрәҗә. Д. Гарифуллин. Республикада “Шәҗәрә бәйрәме” халык бәйрәмен зурлап үткәрү күркәм традицияга әверелде. 10 октябрьдә Аскын районында Русия Федерациясендә Дан һәм Хәтер елы һәм Башкортстан Республикасында Башкорт теле елы кысаларында шундый күркәм чора үтте.Чара программасы Башкортстан Республикасы көненә һәм Аскын районының 90 еллыгын тантаналы шартларда билгеләп үтүгә багышланды. Бу җәһәттән халык талантларының күркәм эшләре,аш-су осталарының күргәзмәләре куелган , тирмәләр бизәлгән иде. Районның иҗади-сәнгати коллективлары һәм балаларның чыгышлары чараны бизәде. Бу көнне Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары башкорт ыруларының шәҗәрәләрен,традицияләре һәм көнкүрешләрен ча гылдырган тарихи-мәгълүмати материалларны мәртәбәле жюри әгъзалары игътибарына тәкьдим итте. Шулай ук Халык бәйрәме программасына “Төньяк-көнбатыш башкортлары” дигән фәнни-практик конференциядә кертелгән иде. Анда Пермьөлкәсе башкортлары вәкилләре дә катнашты. Конференциядә төньяк-көнбатыш башкортлары телләре мәсьәләләренә дә кагылып үттеләр. Шәҗәрә– халык тарихы чагылышы, рухи үсеше. Борынгы бабаларыбыз җиде буынын белгән, алар рухына дога кылган. Шәҗәрә бәйрәмнәре –халыкның тарихын , этногенезын өйрәнү, көнитмешен кузаллау гына түгел, яшь буынны үзенең нәсел тамырын өйрәнергә, матур гаилә традицияләрен дәвам итәргә өндәү дә ул. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк.Нәсел җепләрен барлаучылар, үзләренең буын чылбырын булдыручыларның арта баруы куанычлы. Буыннарны барлау, шәҗәрәләр төзү белән генә чикләнмичә, нәселдән чыккан кешеләрнең ничек көн итүләрен-шөгыльләрен өйрәнү гаиләдәге матур традицияләрне саклап калып, дәвам итү , күркәм эшләрне буыннарга күчерү мөмкинлеген дә тудыра, үз нәселең белән горурлану хисе уята . Бәйрәмдә чакмагышлылар да актив катнашты. Шәҗәрәләр аллеясендә абруйлы райондашыбыз — Башкорт АССРның атказанган сәүдә хезмәткәре Риндант Сабирҗан улы Бакировның үзе төзегән нәсел шәҗәрәсе күпләрнең игътибарын җәлеп итте.  Тарихта якты эз калдырган Советлар Союзы Геройлары Вахит Галимов, Габдрахман Латыйпов, ВасилийНиколаев,Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Сәлиховның шәҗәрәләренең тәрбияви әһәмияте билгеләнде.  Көн дәвамында гөжкилеп торган мәйдан тынып калды.Бүләкләр тап- шыру өчен сәхнәгә чара кунаклары – хөкемдарлар чакырылды. Республика Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗады үзәге, Аскын муниципаль районы хакимияте “ Шәҗәрә бәйрәме “ республика халык бәйрәмендә актив катнашканы, Башкортстанда халык иҗатын пропагандалауда һәм үзешчән сәнгатьне үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Чакмагыш муниципаль районы хакимиятен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Тарихчы Зәйтүн Фәтхулла улы Әхмәтшинга махсус приз бирелде. Район музее директоры Айдар Хәйдәр улы Басыйров һәм Риндант Сабирҗан улы Бакиров Рәхмәт
хатларына ия булды. Район авылларының тарихын өйрәнү буенча зур күләмле эшчәнлек алып баручы, шәҗәрәләр төзүдә райондашларына зур ярдәм күрсәтуче тарихчы Марат Габделислам улы Ахуновның хезмәтләре югары бәһаланды — аңа Республика Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Аскын муниципаль районы хакимиятенең Дипломы тапшырылды. Башкортстанда “Шәҗәрә бәйрәме”республика халык бәйрәме кысаларында “Гаиләм – минем кальгәм “ дип исемләнгән гаилә халык иҗаты видеоконкурсы игълан ителгән иде. Анда безнең районнан Каразиректә яшәүче Гафаровлар гаиләсе катнашты һәм БашкортстанМәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Аскын миниципаль районы хакимиятенең Дипломына лаек булды. Шәҗәрә бәйрәмендә катнашып, хөкемдарлар тарафыннан мактау сүзләре ишетеп, дәрәҗәле бүләкләр алу күңелле, әлбәттә. Әмма бу чара бәйрәм генә түгел, бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу буларак та әһәмиятле. Без алып килгән шәҗәрәләр белән кызыксынучылар байтак булды. Хәтта район музее эшчәнлеге белән танышырга килү теләген дә белдерделәр әле. Ихлас күңелдән чакырдык, чөнки кунаклар алдында йөзебез кызарырлык түгел. Әйе , район музее ул борынгы әйберләр туплау-саклау урыны гына түгел. Бүген музей–күп функцияле, гаять дәрәҗәдә мөһим эшчәнлек алып буручы, заманбелән бергә атлаучы, киң җәмәгатьчелекне туплаучы учреждение.Эшчәнлек фәнни- мәгърифәтчелек юнәлешендә алып барыла. Нәсел шәҗәрәләре төзегәндә ярдәм итәрдәй документлар да анда туплана. Ике катлы бинаның нәкь заманча корылышы, иркен булуы экспонатлар урнаштырырга гына түгел, музей каршында төрле клублар оештырырга да мөмкинлек бирә. Айдар Басыйров җитәкчелегендәге туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте эшчәнлеген биредә алып бара. Әгъзалары – үз ягының тарихы белән кызыксынучы-өйрәнүче,шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнучеләр Марат Ахунов, Илдус Габдуллин, Ринат Мостафин, Риндант Бакировның күңеле ватан-парвәрлек хисләре белән сугарылган. Рамил Хәбиров җитәкчелегендәге “Калатау” клубы әгъзалары да бирегә җыела, киңәшмәләр үткәрә, тарих төпкеленә мөрәҗәгать итә, күмелеп калган шәһәрне өйрәнүдә
яңа ачышлар ясарга омтыла. Калатау турында кызыклы мәгълуматлар тупланган китапның нәшер ителүе бәһалап бетергесез, буыннарга күчүче асыл хәзинә булып тора. Шәҗәрәләр төзегәндә район тарихы, данлы кешеләре турындагы китаплар, язмаларның роле гаять дәрәҗәдә зур. Музейның түр өлешендә Җиңү яулаган ватан- дашларыбызга олы хөрмәт симво- лы булып Советлар Союзы Геройларының фотопортретлары һәм нәсел шәҗәрәләре куелган. Гомумән, халкыбыз кичергән фаҗигалар, сугыш тематикасы буенча тупланган материаллар нәсел җепләрен барлаучыларга шәҗәрәләрен баетырга, дәрәҗәлерәк итеп төзергә булышлык итә. Әйткәндәй, фәкать безнең районда китаптупланмалар чыгаруга зур игътибар бирелә һәм район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Райондашларыбызның эшчән, талантлы, күренекле кешеләренең
исемнәрен мәңгеләштерүне кыйбласы иткән олуг шәхес Хәйдәр ага Басыйров җитәкчелелегендәге иҗадитөркем шулай ук эшчәнлеген музейда алып бара. Җәмәгатъ башлангычында эшләүче каләмкярләр –шигырь китаплары авторы Әнисә Ягъфәрова, мәдәният өлкәсендә дә, иҗатта да таланты- активлыгы белән аерылып торган Денис Мансуров энциклопедия стилендәге китаплар өчен материаллар туплауга зур өлеш кертә. Бүгенге көндә районның Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннары турында мәгълуматлар туплау дәвам итә. Ил азатлыгы өчен көрәшүчеләр саны ун меңгә якын.Әлбәттә, биографик белешмәләрне бер китапка сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Шуңа да сугыш энциклопедиясен серия, аерым исемнәрдәге томнар итеп чыгара авторлар–аталы-уллы Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар. Беренче том “Геройлар, орденлылар”, икенчесе “Батыр кызлар” дип аталды. Бу китаплар музейда саклана, нәселе белән кызыксынучылар аннан файдалана. Зур куаныч белән тагын шуны хәбәр итәбез: бүгенге көндә 4-5 томлык материал китап өчен әзер, чираттагыларына материаллартуплау зур оешканлык белән бара. Ил халкын тетрәндергән Әфган сугышы, тарих хатасы булган Чечня вакыйгалары, кайнар нокталардагы бәрелешләр,Чернобыль фаҗигасы районыбызны читләп узмады. Йөрәкләрдән кан саркыткан вакыйгаларның шаһиты булган, зур сынауларны батырларча кичергән ватандашларыбызның исемнәрен тарихта калдыру өчен музей коллективы игътибарга лаек эшләр башкара. Әфганчылар турындагы материаллар аерым урын алды инде. Тиздән Чечня кораллы бәхәсендә, Чернобыльфаҗигасында һәм башка “кайнар нокта”ларда катнашучылар белән танышырга да мөмкин
булачак. Музейда әледән-әле үтеп торган тематик кичәләр, бәйрәмнәр, күренекле даталар уңаеннан үткәрелгән вакытлы күргәзмәләр шулай ук тарихыбызны күзаллау өчен дә, шәҗәрәләргә өстәмә мәгълумат буларак та әһәмиятле. Мондый чараларны, күргәзмәлекләрне оештыруда үзәк китапханә , балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең ярдәме зур.Экспонатларянында экс- курсияләр исә – һәркайсы үзе бер дәрес. Катнашучыларның яшь аермалыкларына карап оештырыла алар, кызыксынучыларга нәсел агачын төзергә өндәү генә түгел, ярдәм күрсәтү дә тәкъдим ителә. Менә шулай җитди әзерлек белән барган өчен ишетте чакмагышлылар мактау сүзләрен. Әмма камиллекнең чиге юк. Тагын дауңышлырак , сыйфатлырак эшләү өчен заман белән бергә атларга, алдынгылар тәҗрибәсен дә күзәтә барырга кирәк. Мәртәбәле җыенда башкаларның камил, үрнәк булырдай эшчәнлекләрен дә күрдек без. Мәсәлән, Караиделдән килгән Алия Камалиевабөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы, “Русиянең иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе. Ерак бабасы һәм башка гаиләдә сакланган кыйммәтле мирас – буыннарга кучүче көнкүреш әйберләрен дә алып килгән. – Ыруыбыз Уннар, агачыбыз – Карагач, ораныбыз — Салават,тамгабыз — өч сызык. Рухи яктан көчлебез, физик яктан сәламәтбез, —дип сөйләп китте ул.–Шәҗәрә төзү — ул буыннар барлау гына түгел, ә бәлки яшәү рәвеше. Авыл тари- хын язам.Авылыма 150 ел, аңабабамнар нигез салган. Менә богау, ул бабам күргән ачы язмышлар –репрессия еллары шаһиты. “Кулаягымны богауласагыз да,телемне богаулый алмассыз”,–дигән бабам туган җиреннән аерылганда . Аны богаусыз гына алып киткәннәр. Туймазы районыннан килгән Раушания Зарипова төзегән шәҗәрә чагулыгы белән җәлеп итте,фотолар белән дә баетылган. Аныңда нәсел җепләре тирәнгә сузылган. Тарихи чыганакларны нигезле
өйрәнеп, фактларга таянып борынгы ыруларының язмышы-көнкүрешен хәзерге буыннарның яшәү рәвешенә китереп җиткереп, эчтәлеге ягыннан гына түгел,бизәлеше белән дә сыйфатлы китап бастырганнар. Раушанияның безнең район килене булуын да әйтеп китик.
Тормыш юлдашы Рәсүл Зарипов белән Яңа Сөрмәт авылында сәнгати эшчәнлек алып барды алар. Оста баянчы Раушания әлеге бәйрәмдә борынгы милли киемнәрдә дәртле көйләр яңгыратып, чарага ямь өстәде.  Чара барышында 14-15 буынын барлаган, үз ягының тарихынөйрәнүдә зур уңышларга ирешкәннәр белән дә фикер алышырга форсат табылды. Шәҗәрәләр төзүнең камилләшүен, шул ук вакытта таләпләрнең арта баруын да күрдек без. Әлбәттә, бу таләпләр хаталарга юл куймас, мөмкин кадәр төгәллеккә ирешү өчен куела. Гомумән,сәфәребез уңышлы булды. Төшереп алып кайткан фотолар һәм мәгьлуматлардан бай гына альбом төзеп куйдык.

 

Рәзифә Сәхапова, район музее методисты.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей