СЕРГЕЙ ЧҮЛМӘКЛӘРЕ

Бу язмам балачактан тормыш арбасына җигелгән, гомерләре буена эштән башканы белмичә, авырлыкларга баш имичә, хәләл көч белән тапкан-булдырганнарына сөенеп яшәүче ике авылдаш – ике язмыш турында. Берсе – яшьлегендә уңганлыгы, сылулыгы белән таң калдырган, бүген дә сөйкемлелеген җуймаган Фәния Даянова. Икенчесе – бөтен күркәм сыйфатларны үзенә туплаган туганым Лена әхмәдуллина.
Әдәпле , тыйнак булулары гына түгел, яшәү рәвешләре, гомер сукмакларын үтүләре белән дә охшаш алар. Икесенең дә балалык бәхете сугыш сөременә төренгән. Әтисен торф чыгару эшенә җибәргәндә Фәния апага җиде яшь була. Шул китүеннән кабат кайтулар , гаиләсе белән күрешүләр насыйп булмый аңа. Чөнки күп тә үтми сугыш башлана һәм ул торф чыгарган җиреннән фронтка китә, каты алышларда катнашып, батырлыклар күрсәтеп , иле-халкы иминлеге хакына гомерен бирә, яу кырында ятып кала. Туганым Лена да әтисе Шәймулла Әхмәдуллинның каһарманнарча сугышканда һәлак булуы, Орел өлкәсендә җирләнүе турындагы извещениене кадерләп саклый. Үзеннән ике яшькә кечерәк энесе Флүт белән самолет очкан саен”: “Самалут, самалут, әткәйне кайтар “, – дип күпме генә ялварып кычкырсалар да, сабыйларының тавышын ишетми – кайтмый шул әтиләре. Нәкъ шул әтисез калган көннәрдән башлана ятимлек михнәтләре, җан асрау-яшәү өчен көрәш. Курчаклар белән уйнар чакта алар бәләкәй арба тарта, әнкәләренең олы ярдәмчесенә әверелә. Өлкәнрәк яшьтәгеләр хәтерлидер, мөгаен: Яңа Балак авылында кызыл балчыкны файдаланып савыт- саба ясау һәм гади генә корылмалар ярдәмендә кирпеч сугу эшчәнлеге оештырылган була. Ун яшьлек Фәниянең авыр кирпечләрне күтәреп ташуын күреп өлкәннәрнең йөрәге өзгәләнә. Ул вакыттагы эшчәнлекне Фәния апа менә шулай хәтерли, бергә эшләгән авылдашларын хөр- мәтләп искә ала: “ Тәүдә өлкәннәргә ярдәмләшеп йөрдем. Эшләгәнебез өчен көн саен берәр чашка бирәләр иде. Бераздан кирпеч сугуга керешеп киттек. Нурдидә Вәсилова, Фәзилә Җиһаншина, Хөснә Галиуллина, Вәзиха (фамилиясе хәтеремнән чык- кан), Сәһлә Әхтәмова, Нәзифә Ситдыйкова белән бердәм эшләдек. Ул чорда һәммәсе кул көче белән башкарылды. Үгез җигеп чокырга балчык китерәбез, су салып аяк белән басабыз. Бер чокырга ике кеше куела. Икенче көнне икенчеләр алыштыра , өченче көнне сугабыз. Аннан соң сугылган кирпечләрне яндыра торган чокырга ташыйбыз. Без ташыганны Рәшит Борханов белән Муллаәхмәт Гәрәев яндырып тора. Алар Рәҗәптән йөреп эшләде. Эше-мәшәкате күп булды кирпеч сугуның. Әйләндереп киптергәннән соң вагонга төяп, тезеп куябыз. Берничә ел эшләгәч, Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга җибәрделәр.” Апам Лена да хезмәт юлын биредә – җиденче сыйныфны тәмамлагач башлый. Кирпеч сугуда эшләп, хезмәт хакына алган тимер кровате заманында олы хәзинә исәпләнде. Ул елларда бу эшчәнлек зур әһәмияткә ия була. Үзле кызыл балчыкның чүлмәк , башка төр савыт-саба ясарга да яраклы булуы халык өчен бик ярап куя. Бу җәһәттән хезмәтне оештыручы Сергей исемле урыс кешесе оста куллы булуы белән халык күңеленә кереп кала. Ул ясаган чүлмәкләрне һәм башкасын төрле яклардан килеп алалар. Үзләре кайсы яклардан килеп урнашканнардыр, авылны үз итеп, су буендагы бәләкәй ге- нә йортта байтак вакытлар гаиләсе белән яши алар. Күпмедер вакыттан соң кирпеч сугу эшчәнлеге Рәҗәпкә күчерелә, киңәйтелә. Кайчандыр гөрләп торган аланлык күптән инде тынып калган. Ә менә үлән, агачлар белән капланган чокыр-чакырлар, шәхси хуҗалыкларда сакланган балчык чүлмәкләр һаман да тарихны , авылдашларыбыз кичергәннәрне оныттырмаска тырыша сыман. Сугыш ятимнәре язмышыннан торф юллары да читтә калмый. 16 яшьтән 45 яшькәчә хатынкызлар мәҗбүри җибәрелә ул елларда. Чөнки торакларны җылыту, фермаларга терлекләр ас- тына җәю, җылылык тотарга стеналарга урнаштыру гына түгел, ә бәлки эшкәртеп башка күп төрле продукция җитештерү өчен дә илгә торф таләп ителә. Әлбәттә, анда иң беренче чиратта сугышта һәлак булганнарның, яклаучысыз калганнарның балалары озатыла. Тәүдә Фәния апа китә. Аннан соң апам Ленага чират җитә. Кышын фермада яшь бозаулар караган 16 яшьлек кызны язга Новгород өлкәсенә алып китәләр. Ә бит тарихтан белүебезчә, бәләкәйдән эшкә җигелгән , белем дәрәҗәсе дә зур булмаган авыл кызларын торфта да җиңеллекләр көтеп тормаган. Киресенчә, аларны, предприятиедәге хезмәткәрләрдән түбәнрәк санап, “Торфушкалар “ дип кенә йөрткәннәр. Предприятиедән читтә урнашкан салкын баракларга урнаштырганнар. Сугыштан соңгы еллар булса да, торф чыгару иң авыр хезмәтләрдән санала әле. 80 процент эшчәнлек кул көче белән башкарылган еллар була бу. Таң атканнан кояш баеганчыга кадәр эшлиләр, көндәлек нормаларын арттырып үтәргә тырышалыр. Ә план зур – 300 данә кирпечне ташырга, штабельгә өяргә, вагончыкларга төяргә тиеш булалар, һәр кирпечнең авырлыгы 7-8 килограмм. –Әзер кирпечне поездга да үзебез төяп җибәрдек. Ә моның өчен гектарлап җир бүлеп бирәләр иде. Шунда башта шпаллар җәеп юллар салдык, – дип хәтерли апам читтә узган яшьлек елларын. Менә шулай , еланнар үрчегән сазлыкларда көч җитмәстәй эш- ләрдә эшләп, акча тупларга, бирнәлекләр җыярга тырышып , гади генә тукланып яшәгән авыл кызлары арасында сәламәтлекләрен югалтып кайтканнары да, бәла-каза- га юлыкканнары да, чит якларда яшәп калганнары да күп булган. Апамның тегү машиналарына кадәр алып төянеп кайтканын (әле дә хезмәт итә ул тегү машинасы) бүген дә хәтерлим, шулкадәр авырлыкны ничек күтәрә алды икән, дип аптырыйм. Әйе, авырлыкларны күтәрде, кимсетелүләргә дә түзде сугыш чоры балалары, ким- хур булмаска тырышты. Колхозда да авыр эшләрне башкарды алар: шикәр чөгендере үстерде, фермаларда терлек карады, чәчү чорында орлык агулады. Фәния апа да, апам да гомер юлын матур үтәләр. Уңган, акыллы балалар үстерделәр , оныклары буй җиткерде, туруннарын күрү бәхетенә ирештеләр. Бүген исә игелекләрен күреп , куанычларына сөенеп яшиләр, без күргән авырлыкларны балаларыбыз күрмәсен иде, дип телиләр.

 

 

Рәзифә Сәхапова.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей