Сенаж салу башланды

Чәчү эше тәмамлану белән аграрийларның алдында үтә дә җаваплы чор – мал азыгы әзерләү тора.

Шушы җәһәттән, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов идарәлек белгечләре белән берлектә “Колос” хуҗалыгы басуында район семинары үткәрде. Анда мал азыгы әзерләүнең бүгенге үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Семинарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, “Экопрод” компаниясе вәкилләре Аделия Каһирова һәм Радмир Бәдретдинов катнашты. Авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы Ильвер Нурмөхәмәтов, җыелганнарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, күпьеллык үләннәрнең беренче катын тиз арада чабып алу кирәклеген һәм кампанияне үткәргәндә барлык технологик таләпләрне үтәүнең мөһимлеген билгеләде.
– Район буенча күпьеллык үләннәр 14500 гектар җир мәйданын били. Азык матдәләрен азрак югалту өчен күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга бутонизация фазасында чабып алырга кирәк. Азык җитештерүдә центнер күләме түгел, ә әзерләнгән сенажның сыйфаты игътибар үзәгендә булырга тиеш. Киптерелгән массаны 50-55 процент дымлылык булганда сенажга салырга кирәк, – дип чыгыш ясады авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев.
Нәкъ менә шундый массаны “Колос” кырында күрсәттеләр. Азыкның сыйфатын арттыру резервы булып сенаж салуда биологик консервантлар куллану тора, бу туклыклы матдәләр югалтуларын киметүне һәм сыйфатлырак азык алуны тәэмин итә.
Үләннәрне яңарту буенча эш алып барырга киңәш ителде. Мал азыгы хәзерләү техникасы белән беррәттән ашлык җыю комбайннарын һәм ашлык агымындагы орлыкларны чистарту техникасын планлы ремонтлау, ындыр табаклары келәтләрен төрле корткычлардан арындыру, киптерү агрегатларының ашлык кабул итүгә әзерлеген тәэмин итүне дә алдан хәстәрләп кую кирәклегенә басым ясалды семинар вакытында.
“Экопрод” компаниясе вәкилләре шулай ук азык әзерләү буенча файдалы киңәшләр бирделәр.
Семинарда катнашучылар семинарны оештыручыларга сораулар бирделәр һәм үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар, мал азыгы әзерләүне сыйфатлы үткәрү тактикасы турында фикер алыштылар. Чарага йомгак ясап, азык әзерләү кампаниясенең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклап үттеләр. Чөнки азыкның нинди сыйфатта булачагына һәм аның кайсы вакытта тәмамланачагына иң катлаулы чор – терлекләрнең кышлавына бәйле икәнен аңлап эш итә аграрийлар.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей