Сенаж өемнәре арта бара

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә дә мал азыгы хәзерләү кызу темплар белән дәвам итә

Хуҗалыкның баш агрономы Илнур Фидус улы Шәйхелисламовны безнең эшче төркем Яңа Бирде авылы янында курганга сенаж тыгызлап өйгән урында тап итте. Үзләренә беркетелгән “КамАЗ” автомашиналарында хуҗалыкның булдыклы эшчеләре Илдар Бәдретдинов белән Рамил Хәмидуллин, “Кейс” тракторында – Вил Нурисламов, “ГАЗ-САЗ” автомобилендә Илфир Галин, “Беларусь” тракторларында Рәфис Фәйзуллин, Илдар Җиһаншин, Владимир Токарев кемузардан ярышып, янәшәдәге басудан яхшылап туратылган һәм минераль өстәмәләр белән баетылган яшел массаны тыгызлап өю урынына ташып торалар. “К-701” тракторында Әгъләм Зыязетдинов белән “Ловол” төягечендә Геннадий Федоров аны яхшылап өеп, тыгызлап баралар. Аларны кичкә үзе идарә иткән “К-700” тракторында Флүр Миндуллин алмаштыра икән. Сенажга 106 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле культуралар катнашмасын файдаланалар. Басудагы ятмаларны “Полесье” комбайннарында Мансур Насыйров белән Наил Гафаров яхшылап туратып һәм берьюлы минераль өстәмәләр белән баетып төяп җибәрәләр иде. Алардан алда Андрей Ниятов үзе иярләгән “Масей Сергисон” маркалы тракторга көйләнгән ургыч белән шактый куе һәм биек күтәрелгән бөртекле культуралар катнашмасын тезмәләргә егып бара. Хезмәт күтәренкелеге күзгә ташланып тора. Игенчеләр һәммәсе дә булсынга дип тырышалар. –Сенажны башлыча шулай курганнарга өяргә булдык, – ди Илнур Фидус улы. –Базларны силос салу өчен файдаланачакбыз. Игътибар иткәнсездер, кукуруз басуларыбыз да шактый күләмдә яшел масса туплаячагыбызга өмет уята. Биредә печәнне дә иң беренчеләрдән булып һәм шактый ярыйсы күләмдә туплап куйганнар. Гадәттә икенче тапкыр чабып алуга масса калын булмаса да, быел күпъеллык үләннәрдән икенче уңышны да җитәрлек җыеп алырга мөмкинлек булырга охшаган. Басуларның һәммәсе дә караулы: вакытында химик утау да, үсентеләрне өстәмә тукландыру һәм гербицидлар белән корткычларга каршы эшкәртү дә үткәрелгән. Шуңа да үсентеләр тигез һәм шактый биек күтәрелгән, башакланып киләләр. Ә тук башаклар ярыйсы гына уңыш җыеп алуга өмет уята. Табигать шартлары гына уңай килсен, байбулатлыларның бу җәһәттән сынатмаячагына иманыбыз камил. Җәмгыять биләмәләреннән кайтыр якка кузгалганда яңадан мал азыгы хәзерләү барган участокка караш ташладым. Алынган темпларны киметмичә, байбулатлылар сенаж туплауны дәвам итәләр иде. Шулай булсын, эшчәнлек гел уңышлы барсын, дип телисе килә.

 

Автор:Фанис Амирханов

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей