САУМЫСЫЗ, АВЫЛДАШЛАР!

Бу җәйдә Байгуҗа авылы халкы якташларын «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәменә җыйды

Иртән башлаган яңгыр да туктап, кояш җылы нурларын сипте. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы, дус-ише белән очрашты, аралашты. Бәйрәм киң күңел ачу һәм җирле иҗат коллективларының концерты белән үрелеп барды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм яшьләр һәм балаларга гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләргә дә ошады.Бу якты чара бик җылы узды һәм Байгуҗа авылы халкына һәм кунакларына бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә үтсен, дигән теләк белдереп таралышты халык. Байгуҗа авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын! 

 

газета "ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ"

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей