Саумысыз, абдуллалылар

Җәй айлары үзләренең яшеллеге, сандугачлар моңы, кошлар сайравы, аллы-гөлле чәчәкләре белән күңелне иркәләвен дәвам итә. Елның шушы иң күркәм мизгелләренең берсе – очрашу һәм күрешүләр вакыты, дип әйтсәк тә хата булмас. 10 июль көне Абдулла  авылы халкы өчен аеруча истәлекле көннәрнең берсе булып хәтерләрендә озак сакланыр. Чөнки биредә  авылның 240 еллыгына багышланган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды.
Абдулла авылында сабантуй бәйрәме күңелләрдә уелып калырлык, йөрәкләрдә сакланырлык матур үтте. Авыл хезмәтчәннәрен данлаган көтеп алынган бу тантана югары дәрәҗәдә булган, авыл үсешенә һәм күркәм рухлы бәйрәмне оештыруга  өлеш керткән тырыш авылдашлар бүләкләнде, якташлар көтеп алынган бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итеп, яше-карты күңел ачты.
Авыл халкының бердәмлеге, инициатив төркем, оештыру комитеты, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләренең булдыклылыгы да ихлас сокландыра. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Закиров, бәйрәмнең шәрәфле кунаклары, иганәчеләр лаеклыларны хөрмәтләп уздылар.
Абдулла авылының “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме милли уеннарыбыз, киренке барган ярышлар белән чын Сабан туена әверелде, зур әзерлек белән, бик күңелле үтте. Ахырдан милли бәйрәм изге һәм игелекле җанлы якташларлары Рәмзил Низаметдинов тыл ветераннарына бүләк тапшыруы чарага аеруча ямь өстәде. 

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей