САКЛЫК ЧАРАЛАРЫ ТӨГӘЛ ҮТӘЛСЕН

Муниципаль район хакимиятендә даими эшләп килүче коронавирус инфекциясе таралуны искәртү буенча оператив штабның чираттагы утырышы үтте. Аны әлеге штаб начальнигы – муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды. Иң тәүдә районыбызда яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы хәлләр, бу афәтне йоктыртудан саклану проблемалары турында район үзәк дәваханәсенең баш табибы Алина Фаил кызы Латыйпова тәфсилле аңлатмалар бирде. Аның белдерүенчә, барлык чараларның эшлекле нәтиҗәсе буларак, соңгы чорда райондашларыбыз арасында коронавирус йоктыру очраклары теркәлмәве, вируслы пневмония белән чирләүчеләрнең кими баруы, аларны унышлы дәвалау өчен бөтен шартлар да тудырылуы сөенечле. Шулай ук бу җәһәттән район үзәк дәваханәсендә күрелгән чаралар, төрле звено медицина хезмәт кәрләренең үз-үзләрен аяный хезмәт салуы да үзенең файдасын күрсәтә. Киләчәктә дә бу җәһәттән эшчәнлек йомшартылмаячак, дип белдерде. Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү режимы үтәлеше, социаль дистанция тоту турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Рим улы Хаков хисап тотты. Райондашларыбызны заман афәтеннән курчалау өчен катгый чаралар күрү дәвам иттереләчәк, дип билгеләде ул һәм бу җәһәттән таләпчәнлек тагын да көчәйтелгәнен белдерде. Пандемия шартларында халыкка һәм учреждениеләргә банк хезмәтләре күрсәтү турында Русия Саклык банкың районыбыздагы бүлекчәсе өстәмә офисында физик шәхесләрне махсус хезмәтләндерү бүлегенең сату буенча менеджеры Нурия Таһир кызыТакыянузова, “Россельхозбанк” ачык акционерлык җәмгыятенең Башкортстандагы филиалының районыбыздагы өстәмә офисы управляющие Зинфир Сабир улы Шәймөхәммәтов сөйләп үттеләр. Каралган барлык мәсьәләләр буенча коронавирус чире хәвефен авызлыклауга хезмәт итәчәк эшлекле тәкъдимнәрне үз эченә алган карарлар кабул ителде.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей