Сак булыгыз: бруцеллез

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты мәгълүматлары буенча, Русия Федерациясе территориясендә терлекләр бруцеллезы буенча киеренке хәл кала. Бүгенге көндә кырык биш авыру учагы ачыкланган, шул исәптән Башкортстан Республикасының Учалы районы территориясендә 1 учак, 20 баш мөгезле вак терлек авырган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта сарыкларда бу авыру ачыкланган, ә аларны башка төбәктән документларсыз һәм мәҗбүри карантинсыз алып килгән булганнар.
Бруцеллез – авыру хайваннардан башка хайваннарга һәм кешеләргә йога торган куркыныч инфекция. Бруцеллез кешеләр өчен куркыныч, ул кеше организмының бөтен органнарын зарарлау һәм авыр агымы белән характерлана. Клиник билгеләр зарарланганнан соң бер-ике атнадан соң барлыкка килә башлый. Авыру хроник һәм күпчелек очракта симптомсыз уза. Авыруның үсеше әкренләп бара һәм ачык үзенчәлекләре юк. Инфекция кешенең барлык органнарының диярлек патологиясенә сәбәп булырга мөмкин. Хайваннарда авыруның төп билгесе – абортлар (сыерларда 5-8 айда, сарыклар һәм кәҗәләрдә 4-5 айда, дуңгызларның теләсә кайсы чорда). Абортлардан соң эндометритлар, маститлар, артритлар барлыкка килә. 
Хайваннарда бруцеллездан савыктыру булдырылмаган. Авыруны кисәтү өчен ветеринар хезмәтнең малларны асрау буенча биргән киңәшләрен төгәл үтәргә, продуктларны тиешле урыннардан гына (базарлар, кибетләр һ.б.) сатып алырга, кешеләрдән сатып алынган һәм ветеринар-санитар экспертиза уздырылмаган кайнатылмаган сөтне эчмәскә, ит сатып алганда ветеринар-санитар экспертиза уздырылган документларын таләп итәргә кирәк. 
Кеше һәм хайваннар өчен бертөрле мәкерле булган бу авыруга каршы көрәшнең төп чарасы булып профилактика тора, ул хайваннарны бары тик бу чир буенча имин территорияләрдән генә кертүне, аннан ел саен ике тапкыр биоматериалын аккредитация узган ветеринар лабораториядә тикшереп торуны үз эченә ала. Кертелгән хайваннар, һичшиксез, районның дәүләт ветеринария хезмәте контроле астында карап чыгарга һәм карантинга куелырга тиеш. Сорауларыгыз булса район ветеринария стациясенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Илмира Нигъмәтуллина, 
эпизоотик отряд 
начальнигы.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей