Сагыш тулы аның күңеле

Сугыш. Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен, тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерләрендә мәңгегә уелып калган. “Сугыш безнең күңелләрдә бик куркыныч һәм килбәтсез, искә төшерергә теләми торган әйбер булып калды. Сугыш башланганда, миңа бары җиде генә яшь иде ”– дип искә ала Фәвия Фазыл кызы Зиялтдинова.
Яңа Алтыбай авылында, гади эшче гаиләсендә туып-үскән һәм бар гомерен туган ягында уздырган ул. Гаиләләре ишле булган. Гаиләнең көнкүреше заманасына күрә җитеш булган, хуҗалык тулы мал-туар тотканнар, иген иккәннәр.
– Әтинең алдында утырып торганым гына истә калган. Әтине сугышка озаттык. Безне әни ашатты, киендерде, ач-ялангач булмадык. Башка ярдәм итүче юк иде. Ул елларда бөтен кеше зур кыенлыкларны җиңеп, авырлыкларга түзеп яшәде. Авыр еллар булса да, әни сыерны сатмады, бетермәде. Ул безгә бик зур терәк булды. Ашаган әйберебез кычыткан, алабута, черек бәрәңге, чыпчык кузгалагыннан гыйбарәт иде. Түгәрәк авылының башлангыч мәктәбендә укыдык. Шартларга килгәндә, гади авыл мәктәбе, мичкә ягыла торган. Мәктәп укучыларын колхоз кырларын эшкәртергә чыгара иделәр. Басуда эшләсәк тә, аякта иске аяк киемнәре, күбебездә чабата. Чабаталар аякны кыра, кичкә кадәр безнең тәпиләребез тәмам канап бетә. Яраларны бәйләп, аякларны чистартучы, безне кызганучы булмады. Һәрвакыт ашыйсы килү теләге булганы истә. Әни иртән торган саен, кичкә нәрсә пешерим икән, дип борчыла иде, – дип бала чагын елый-елый сөйли Фәвия апа.
Ачы язмыш сугыш балаларын  артыгы белән сынаган шул. Тормыш авырлыгын күтәреп, күпме сыгылсалар да, сынмаганнар. Каһәр суккан ул сугыш кеше язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылганнар, ятимлек ачысын да белгәннәр, ач үлем белән күзгә-күз очрашканнар.
Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар – сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр. Сугыштан әтиләре кайткан балалар ата-ананың тигез канаты астында җылыга коенганда, бик күпләре сыңар канат астында “әти” дип әйтергә тилмергән. Япь-яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар, солдат ирләренә булган мәхәббәтне, гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып, көтеп яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры балалары – алар башка. Тормыш кыйммәтләрен үзләренә генә хас сабырлык белән аңлыйлар. 
Фәвия апа ачык йөзле, бик уңган, заманында алдынгы сыер савучы, сарык караучы булган, бүген авылның хөрмәтле кешесе. Әдәпле, әхлаклы, күркәм холыклы тормыш иптәше Мөхәмәдия абый белән алты бала тәрбияләп үстергән ана ул.  Мөхәмәдия абыйны гел мактап искә ала Фәвия апа.Каенанасы белән тату, матур томыш иткәннәр алар. Кайнанасын, тормыш иптәше Мөхәмәдия абыйны хөрмәтләп соңгы юлга озаткан. Хәзерге көндә балалары һәрберсе үз гаиләләре белән яшиләр. 
 – Мин бик бәхетле, 13 онык һәм 8 оныкчыгым бар. Аллаһы Тәгалә бәхетле картлыкны да күрергә насыйп итте. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын, – ди ул.
Тик Фәвия апаның күңел почмагында бер китек урыны, йөрәк түрендә мәңге онытылмаслык ярасы бар. Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә улы Ришат 27 яшендә, дөбердәтеп тормыш иткәндә, бер баласын калдырып бу якты дөньядан китеп бара. 
– Улымны югалту минем өчен бик авыр булды. Ришатымны искә алмаган бер генә көнем дә юк. Үзем әтисез үстем, инде сугыш бетеп еллар тынычлангач, улымны югалтуым миңа нык авыр булды. Балачагымда да, картлыгымда да бер үк кайгыны күтәрергә туры килде миңа, – ди, ана кеше кайгылы күзеннән чыккан яшьләрен сөртеп. Нинди генә сүзләр әйтеп, юатып була икән бу вакытта ананы? Никадәр авырлыклар күрсә дә ул яшәвен дәвам итә. Хезмәт белән тир түгеп алып барган тормышы өчен күңеле тыныч аның бүген. Фәвия апа бүгенге көндә улы Марат һәм килене Рүзилә тәрбиясендә гомер кичерә. Олы яшьтә булуына карамастан, яшьли яратып шөгыльләнгән кәсебе – кортчылык эше белән мәш килә. 
– Маратка нибары  бер генә ай иде мин кортбакчада эшли башлаганда. Умарта арасында үсте ул. Шуңа күрә улым үзе дә бу эшне яратып башкара.   Буыннан-буынга килгән кортчылык династиясен дәвам итүче, – ди ана кеше улы белән горурланып. 

Гөлназ Хуҗина.

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей