Сабырлык тулы күңел

Сугыш чорында туган балаларның бала, үсмер чаклары гына түгел, бишек җыры да урланган, чөнки әниләрнең көннәре, төннәре эш белән басу-кырларда үткән. Бу сабыйларның күбесе кабыктан эшләнгән арбада, басу түрләрендә үскән. Матчага эленгән сиртмәле бишеккә салынган сабыйларга да бер тапкыр да әти кулы тимәгән, үсә төшкач тә әтиләре түшәмгә кадәр чөймәгән, яратып “улым, кызым!” диялмәгән. Бүгенге көндә сигезенче дистәне тутырып килүче Ялдәк авылы кызы Фаягөл Зарипова нәкь әнә шул балачагын сугыш урлаган балаларның берсе. Ул мактаулы хезмәт юлы үткән, Ватанга тугрылык саклаган, менә дигән балалар үстергән. Чөнки ул – кечкенәдән ил сулышы белән сулаган, Ватан белән бергә елаган, бергә шатланган буын вәкиле.  

Сугыш елларында сабый гына булса да, аның да күңелләрен ачыттырып, яндырып торган хатирәләре, онытылмас тормыш гыйбрәтләре, йөрәкләренә уелып калган үпкә-зарлары бар.
– Әни безне дүрт баласын ятим карап үстерде. Әтиебез сугышта үлеп калды. Үземне белә башлаганда инде сугыш беткән иде. Бар да яхшы, тамак тук булырга тиеш кебек. Юк, ачлык-ялангачлыкны безгә дә татырга туры килде. Әни чистартып, юып, кыздырып биргән кәлҗемәне ашадык. Аннан соң кычыткан, балтырган, көпшә, какыга да чират җитә иде. Ий, ул чаклар. Бәрәңге, чөгендер, кишер яфраклары да калмады. Шулай да исән калдык, шөкер! Әтиләр генә кайтмады, – диде уфтанып, бар гомерен колхоз эшенә багышлаган, тормыш иптәше Сәетзада абый белән өч балага гомер биргән, бүген балалары белән тату, бәрәкәтле тормышта гомер кичерүче Фаягөл апа.
– Әнкәебез кече яшеннән әтисез, ятим үсә. Ятимлек булса да, авырлык, ачлык еллары булса да сынмый, сыгылмый. Туган авылында җиде класс белем алгач, 13 яшендә апасына ияреп Свердловск өлкәсенә торф чыгарырга эшкә китә. Аллаһның шөкере, шушы яшеннән бирле үз куллары белән хәләл икмәген үзе таба, – ди кызы Җәмилә апа. 19 яшендә Яңа Ялдәк авылында күрше яшәп, бергә уйнап үскән Сәетгәрәй улы Сәетзада белән чәчләрен-чәчкә бәйли. Бу пар матур, күпләргә өлге булырлык итеп, яши башлыйлар. Икесе дә малчылык тармагында эшкә җигелеп тормыш йөген тарталар. Гаилә башлыгы көтүче, ә Фаягөл апа савучы булып эшли. Бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Әмма ләкин, Сәетзада 32 яшендә фаҗигале вафат була. Фаягөл апа балачагында ятим үсүе җитми, янә 28 яшендә тол кала. Өлкәне Җәмиләгә – 7, уртанчы улы Әхләфкә – 5 яшь, кече улы Рифат нибары алты айлык кына була. Фаягөл апа ятимлекне иртә татый, әмма гомер буена үзенең көткән дөньясы, шушы балаларны, шулай ук каенанасы әзерләгән һәм алып барган тормышы һәм табыны бервакытта да ирле гаиләдән ким булмыйча, өч кеше йөген үзенә тартырга туры килсә дә, ул сынмый, сыгылмый. Тормышны җитеш итеп алып барырга балалары да ярдәм итә. Улы Әхләф биш яшеннән үк көтү көтәргә йөри башлый. Әнисенә төшкән авырлыкны күтәрергә ярдәм итә.
Бианасы Майтуташ белән 25 ел бергә, матур, тату гомер итәләр. Һәм өч баласын тәрбияләргә, аякка бастырырга Майтуташ әби килененә олы таяныч була. Балаларын укытып, үзаллы тормышка аяк бастырыша.
Бүгенгесе көнне Фаягөл апаның өч баласы да исән-сау. Олы кызлары Җәмилә хәләл җефете Фидәнис белән Себер якларында тормыш итә һәм ике улларын Илмир белән Дамирны аякка бастырып, укытып, өйләндерергә зур көч салганнар. Һәрберсенең икешәр баласы бар, кайтып хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар. Улы Әхләф, Аллаһның рәхмәте белән Гәүһәрия исемле күрше Сармаш авыл кызына өйләнә. Тирә-якка танылып, дан тоткан хәләл фермер хуҗалыгын аякка бастырып, “Борай фермеры” исемле цехы һәм кибетләре белән халык мәнфәгатендә бик тырышып тормыш алып баралар. Балалары Рәмил белән Амира да тормышта үз урыннарын табып, әти-әниләреннән калышмыйча аякка басканнар. Әхләф белән Гәүһәриянең дүрт оныгы бар һәм балалары да үзләренең башлаган эшләрен кияү-киленнәре белән берлектә дәрәҗәле рәвештә дәвам итәләр. Кече улы Рифат, Мулла авылының сылу кызы Розалия белән гомерен бәйли. Берсеннән-берсе булдыклы, игелекле өч егеткә – Ильяс, Әмир һәм Мөниргә гомер бүләк итәләр. Өч балалары да ныклы аякта басып торалар. Бүгенгесе көнне ике оныклары үсеп килә. Рифат өч дистә елга якын ислам дине өлкәсендә хезмәт сала. Ике дистә елдан артык Борай районы имам-мөхтәсибе вазыйфасын башкара, һәм Башкортстанның төньяк җиде районының имам-ахунды булып сайлана.
– Мин язмышыма үпкә-ләмим. Бөтен ил шулай яшәде. Без бөтенебез дә бер шартларга дучар булдык. Бернәрсә эчне пошыра – картлык һәм авырулар, – дип авыр сулый ветеран.
Героем тулы кыйммәтле тормыш белән яши. Ә иң мөһиме, анда мәхәббәт чаткысы әле сүнмәгән. Балалары хезмәт сөючән һәм сабыр әниләре белән соклана. «Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды. Һәр эшкә өлгерде, күп эшләде. Колхозда ирләр белән беррәткә басып бөтен авыр эшне башкарды. Йөк төялгән машинадан арыш капчыкларын да иңенә генә салып бушата иде. Гомумән, әниебез тырыш һәм чырыш булды. Без дә аңа карап булдыклы, кешелекле, ярдәмчел булып үстек. Бүгенге безнең бәрәкәтле тормышыбыз әниебезнең зур тырышлыгы белән корылды», – ди Фаягөл апаның балалары әниләре белән горурланып.

Автор:Гульназ Хузина

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей