“Сабыр канатларың сынмасын”

Язмыш куйган авыр сынауларны бергә җиңеп, бәхетле картлык кичерүче Альбина һәм Ирек Камаловлар шулай ди.Шундый язмышлар була: алар нигезендә нәфис фильм төшерелсә, һинд мелодрамалары бер читтә торыр иде! Күптән түгел очрашып әңгәмәләшкән геройларымның тормыш дәрьясында баш әйләнерлек шатлыклар да, һушсыз калдырырлык кайгы-хәсрәтләр дә бихисап бул­ган.

Альбина һәм Ирек Камаловлар Дүртөйле районының Иванай авылында гомер кичерә. Хәзер икесе дә лаеклы ялда: Альбина Газнәви кызына — 68, Ирек Камалетдин улына 72 яшь. “Алты бала тәрбияләп үстердек, ун оныгыбыз бар. Ходай­ның һәр бирмеш көненә рәхмәт укып, шөкрана кылып яшибез”, — диде алар.

Әйе, хәзер алар бәхетле алтын көзләрендә, ә аңа кадәр күпме сынаулар кичерергә туры килгән. Тик кайгы җилләре рухларын сындыра алмаган, киресенчә, чыныктырган гына.
— Ирек бит — минем икенче ирем, дип бәян итте Альбина ханым. — Беренче тормыш юлдашым белән унике ел гомер иткәч, юлларыбыз аерылды. Аныграк итеп әйткәндә, мин аңардан ике баламны алып, бер әйберсез диярлек чыгып качтым. “Яшел елан”ны гаиләсеннән өстенрәк күрде шул ул. Алай гына да түгел, кул күтәрде. Балалар бакчасында тәрбияче, музыка җитәкчесе булып эшләдем. Бердәнбер көнне кызым Гөлназ белән улым Алмаз, тыннары бетеп, эш урыныма йөгереп килделәр: “Әни, кач тизрәк! Әти тагын эчеп кайтты, — бер тастымалны ерткалап, шуңа пычак төрде, “Хәзер әниегезне үтереп кайтам”, ди”, — дип, елый-елый хәбәр җиткерделәр. Шушы хәлдән соң барысына күптән нокта куярга кирәк икәнлеге аңыма барып җитте. Хатын-кыз шундый зат бит инде ул: гаилә учагын сакларга тырыша. Тик җаһил исерек әти янында балаларның күңелен җәрәхәтләп, үзең җәберләнеп яшәүдән кемгә файда?

Салават районының Торналы авылында яшәүче апам янына барып сыендым. “Илдә чыпчык үлмәс”, ди бит халык мәкале, анда миңа тиздән эш тә табылды: авылдагы балалар бакчасына мөдир кирәк булып, шунда урнаштым. Яхшы коллективта, ягымлы, хәлемә керә белүче апам янында акрынлап җаным тынычланды, йөрәк яраларым уңала төште...

Алты ел Торналыда яши һәм эшли Альбина ханым. Бар булмышын балаларына, яраткан һөнәренә багышлый. Сөекле апасы бик каты авырый башлагач, ул аның төп терәгенә әверелә, яхшы итеп тәрбияли. Әмма язмыштан узмыш юк, диләр бит, апасын яман чир якты дөньядан алып китә. Тагын канатлары каерылган кош кебек хәлдә калган Альбинага абыйсы ярдәмгә ашыга.

“Берүзеңне калдырмыйм монда, яшәү кыен булыр, әйдә җыен, алып кайтам Дүртөйлегә, фатирыгызны элекке иреңнән бүлешеп алып була”, — дип, сеңлесен туган якларга кайтырга күндерә...
Ирек Камалов бу вакытта инде Дүртөйле районында абруйлы җитәк­че, үрнәкле гаилә башлыгы була. Эше гөрләп бара, дөньясы җитеш. Тормыш­ларына ямь өстәп, тиздән дүртенче сабыйлары дөньяга килергә тиеш. Әмма Ирек Камалетдин улы һәм аның балалары өчен язмыш бик авыр сынау әзерләгән булып чыга: дүртенче сабыйга гомер бүләк итеп, әни кеше үзе җан бирә. Аяк астында җир убылгандай, барлык дөньяны караңгылык баскандай тоела тол калган иргә. Ниш­ләргә? Ничек арытаба яшәргә? Әни­сеннән бер көнлек кенә булып калган кызчыгын ничек тәрбияләргә? Шушы сорауларга җавап табарга, балалары алдында көчсезлек күр­сәт­мәскә тырыша әти кеше. Туганнары да ярдәмгә килә, әлбәт­тә. “Абый, си­нең бала­ла­рыңа Альбина ападан да яхшырак әни булмас, — дип киңәш бирә сең­ле­се. — Альбина апа — шул­кадәр изге җан­­лы, мө­лаем, уң­ган хатын кыз!”

Сеңлесенең сү­з­ләренә колак сала Ирек Камалетдин улы, ә Альбина Газ­нәви кызы яңа туган сабыйны күргәч тә җан тетрәнүе кичерә: ничек итеп шушы гөнаһсыз баланы әни җылы­сыннан мәхрүм итеп була! Дәваха­нәдән сабыйны үз фатирына алып кайта ул, ә Ирек Камалетдин улы йортына ба­ланың әнисенең кырыгын үткәргәннән соң гына аяк баса.

Шулай итеп, яңа гаилә барлыкка килә. Бу вакытта Альбина ханымның Гөлназына — 16, Алмазына 12 яшь була. Алар 12 яшьлек Камил, 9 яшьлек Лилия, 6 яшен тутырган Марат белән беренче көннән үк уртак тел таба, ә — төпчек Иринаны кулларыннан да төшерми.
— Альбинама чиксез рәхмәтлемен, ди Ирек Камалетдин улы. — Ул, мине һәм балаларны кайгы-хәсрәт диңге­зеннән тартып алып, җаннарыбызга яңадан яшәү дәрте кайтарды. Кызларыбыз һәм улларыбыз бик тату, бер­дәм булып үсте, Ирина — үз әнисеннән бер көнлек кенә булып калган кызчыгыбыз да, хәзер инде үзе ике бала әнисе. Быел икенче бәбиен тапкач, рәттән дүрт операция киче­рергә туры килде аңа. Шушы авыр вакытта Альбина аның яңа туган сабыен биш ай Уфага барып тәрбияләде. Оныгыбыз күзгә күренеп тернәкләнде, кызыбыз да хәзер дәваханәдән савыгып чыкты...

Мөлаемлыгы, изге гамәлләре, мәр­хәмәтле мөгамәләсе белән Альбина ханым балаларның һәркайсысының күңелен яулый, алар өчен барлык яклап үрнәккә әверелә. Кичен кызлары һәм уллары белән яңа җырлар өйрә­нергә дә өлгерә, гармунда өздереп уй­ный. Аш-суга, тегү-чигүгә оста ху­җабикә гомер буе йортын гөл итеп тота, ихата тутырып кош-корт, ике сыер асрыйлар.

Ирек Камалетдин улы “Рассвет”, “Чишмә”, Карл Маркс исемендәге хуҗалыклар рәисе булып эшли. Намуслы хезмәте өчен “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Русия Фе­де­рациясенең атказанган авыл ху­җалыгы хезмәткәре” дигән мәртә­бәле исем­нәргә лаек була. “Башкортстан Респуб­ликасының мәгариф отличнигы” да әле ул. Бу мактаулы исем аңа очраклы гына бирелмәгән. Дүртөйле районы­ның Кәңгеш, Чишмә, Казаклар, Быргата, Кыргыз авылларындагы мәктәп­ләр нәкъ менә аның җитәк­челеге астында төзелгән. Моннан тыш, Ирек Камалов Иванай, Гөбелекөчек, Иске Солтанбәк авылларында мә­четләр төзүгә дә зур өлеш кертә.

— Лаеклы ялга чыккач, җәмәгатем белән бергәләп дин тәгълиматын өйрәндек, өч ел мәчеттә белем алдык, — ди Ирек Камалетдин улы. — Икебез дә намаздабыз, балалар һәм оныкларга да акрынлап догалар өйрәтәбез. Иманлы кешегә бу катлаулы тормыш дәрьясында юл табуы җиңелрәк, дөрес яшәү кагыйдәләрен изге китабыбыз Коръәннән табып була.

Альбина Газнәви кызы табыннарда, Мәүлид бәйрәмнәрендә моңлы итеп мөнәҗәтләр әйтә.

— Мөнәҗәтләр күңелне сафландыра, адәм баласына рухи ныклык бирә, туры юлга өнди, бу фани дөнья ваклыкларыннан югарырак булырга өйрәтә, кешеләрне битарафлыктан уятып, яшәү мәгънәсе хакында уйланырга мәҗбүр итә, — ди ул. — Алар үзенә генә хас моң белән сугарылып, йөрәкнең иң тирәндәге җепселләренә тәэсир итә торган тәрбияви әсәр.

Альбина апа йомшак тавышы белән мөнәҗәт әйтә, ягымлы карашыннан, мөлаем йөзеннән нур бөркелә. Тын калып, әсәрләнеп тыңлыйбыз. Күз алдына аның сөйләгәннәре килеп баса. Бала кайгысы да кичерергә туры килә Альбина Газнәви кызына: улы Алмаз яшьлеге таңында — фаҗигале рә­вештә дөньядан китә.

— Авыр вакытларда җаны белән Аллаһы Тәгаләгә сыенган кешенең сабыр канатлары сынмас, ул үзендә арытаба яшәү өчен көч табар, — ди әңгәмәдәшем.
Камаловларның иркен, матур йортын Альбина ханымның күз явын алырлык кул эшләре бизи, тәрәзә төплә­рендә гөлләр чәчәк атып утыра. Балалар һәм оныкларын алар һәрчак якты йөз белән сагынып каршы ала, изге догаларын укып озатып кала. Күп михнәтләр аша тапкан бәхетләре озын гомерле була күрсен!

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото:М.Латыйпова

 

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей