Сабантуйга килегез!

30 май 206нчы карарына ярашлы, 18 июньдә район үзәгендә, 11 һәм 19 июньдә авыл биләмәләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары территорияләрендә Русия Федерациясендә Русия халыкларының мәдәни мирасы елына, Башкортстан Республикасында һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елына багышланган, Башкортстан Республикасы Башлыгының 2021 ел 18 март 111нче “Башкортстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле “Югары әзерлек” режимын кертү турында”гы Указында күрсәтелгән кагыйдәләрне катгый үтәп,  Сабантуй узачак. 
Авыл биләмәләре башлыкларына, хуҗалыклар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләренә 16 июньгә кадәр торак пунктларын һәм Сабантуй узачак урыннарны төзекләндерү эшләрен төгәлләргә кушылды.
Сабантуйда язгы кыр эшләренә һәм кышлату чорына йомгак ясау, хезмәттә алдынгы уңышларга ирешкән хезмәтчәннәрне данлау һәм бүләкләү, үзешчән сәнгать коллективларының отчеты, аттракционнар, спорт һәм милли уеннар оештырылачак.  
Район Сабантуе 18 июньдә 11 сәгатьтә башлана. 
Рәхим итегез!

Фотографии: 

Подписаться на ежедневную подборку новостей