САБАНТУРГАЙЛАР БЕЛӘН ЯРЫШЫП
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында да язгы басу эшләренә дәррәү тотынып, агымдагы ел уңышы өчен ныклы нигез сала башладылар. Хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Рәсүл Гата улы Фәйрүзовның эшләр барышыннан канәгатьлеге йөзендә үк чагыла: әнә бит, киң басуларның һәммәсендә, биектә-биектә сайрашучы сабантургайлар белән ярышып, тырыш механизаторлар арасында эш кайный. Куәтле заманча тракторларга көйләнгән чәчкеч комплекслары да, үзебезнең илдә җитештерелгән чылбырлы тракторларга тагылган чәчкечләр, тырмалар һәм культиваторлар да көнозын басуда. Быел басу эшләре көткәндәгедән иртәрәк башланса да, май башына кадәр чәүгә керешергә мөмкинлек булмады. Бу мәлдә 245 гектарда күпъеллык үлән чәчүлекләре тырматылды һәм артыннан ук минераль ашламалар белән тукландырылды. 650 гектар уҗым культураларын да шулай ук яхшылап тырматып чыкканнан соң, анда да ашлама кертелде. Шушы һәм язгы культураларга кушып чәчү максатында 400 тоннадан артык минераль ашлама запасы булдырганнар 2000 гектар мәйданда җирләр кардан әрчелү белән үк дым каплатып чыкканнар. 400 центнердан артык чәчү орлыгын гербицидлар белән эшкәртеп әзерләп куйганнар. – Быел язгы культураларны 2863 гектарда урнаштырырга исәбебез, – диде хуҗалыкның баш инженеры Илдар Миңлегалиев. Аны без шикәр чөгендере чәчелгән басу янында тап иттек һәм фоторәсемгә төшереп алдык. Һәр техника берәмлегенең, тагылма агрегатларның яхшылап әзерләнелүен шәхсән контролендә тотып, ул көне ел туйдарган мәлдә эштә тоткарлыклар булмасын өчен ныклы нигез салган. Хуҗалык рәисе аны бары яхшы яклап кына телгә алды. Басуларны без хуҗалыкның баш зоотехнигы Илдар Төхбәтуллин белән урап чыктык. – Бүгенге көнгә 420 гектарда беръеллык үләннәр, 370 гектарда арпа, 50 гектарда борчак чәчәргә өлгердек. Озакламый башка культураларга тотыначакбыз, – диде Илдар Лотфулла улы. Иң тәүдә күрше Дүртөйле районына караган Кирәмәт авылы белән чиктәш беръеллык үлән басуында булдык. “Джон Дир” тракторына көйләнгән чәчү комплексын тәҗри- бәле механизатор Рамил Камалетдинов хезмәтләндерә. Булдыклы игенченең эшенә әле дә тел тидерерлек түгел: югары җитештерүчәнле тракторны көйле эшләтеп, смена заданиеләрен күпкә арттырып үтәүгә ирешә ул. Беръюлы чәчеп һәм ашлама да кертеп, өстәвенә, артыннан җирне тигезләп тә баручы куәтле тракторны аңа ышанып тапшырып та отылмаганнар: бер генә минутка да тоткарлык тудырганы юк, техникасы да көйле эшләтелә. Чираттагы тукталыш Каргалы авылының Җәмәй юнәлешендәге басуында булды. Быел гына алынган өр-яңа “Кировец” тракторына көйләнгән “FEAT” чәчкеч комплексын булдыклы яшь механизатор Айнур Әһәлетдинов хезмәтләндерә. Арпа чәчү белән беррәттән анда минераль ашлама да кертелә. Ашламаны исә “ЗиЛ” автомашинасында Иршат Хәмәтдинов белән “КамАЗ”да Азат Әһәлетдинов ташып тора. Аларны янәшәдә бастырып фоторәсемгә төшереп алганда ир-егетләрнең иртәгәге көнгә ныклы ышаныч белән тулы карашларын тоеп, чәмләнеп эшләүләрен күреп тордым. Арырак “ДТ-75” тракторына тагылган чәчкечтә басуга ашлама кертүчеләрне тап иттек. Тәҗрибәле механизатор Ирек Бохаровка Илдар Имамов белән Ильяс Хәмәтшин ярдәм итәләр. Басуларның һәркайсында эш гөрләвен әйтеп үткән идек инде. Без кайтырга кузгалганда да киң яланнарны яңгыратып торакторлар гөрелтесе, машинар гүләве озатып калды. Победалыларның бердәм тырышлыгы быел да ярыйсы ук яхшы уңыш белән аклансын, көзен келәтләре иген белән тулсын, дип телибез.